Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиянең йөк очкычы кыргыз авылына төшеп 30дан артык кеше һәлак булды


Төркиянең йөк очкычы кыргыз авылына төшеп 30дан артык кеше һәлак булды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:03 0:00

Төркиянең йөк очкычы кыргыз авылына төшеп 30дан артык кеше һәлак булды

Кыргызстанда дүшәмбе иртән һава аланына төшәргә җыенганда Төркиянең Boeing 747 йөк очкычы авыл өстенә төшеп җимерелгән. Кимендә 31 кешенең һәлак булуы хәбәр ителә.

Очкыч Манас һава аланыннан бер ярым чакрымдагы "Дача" авылына төшкән. Беренче мәгълүматларга караганда, 31 кеше һәлак булган, дип хәбәр итә Кыргызстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгы. Корбаннар саны артырга да мөмкин, диелә.

Һәлак булганнарның күпчелеге авыл кешеләре. Биредә 15ләп йорт җимерелгән. Тагын 11 кеше хастаханәгә китерелгән. Аларның җидесе балалар.

Очкыч Һонконг-Бишкәк-Истанбул юлында тукталган булган. Борттагы биш экипаж әгъзасының барысы да һәлак булган.

Баштарак очкыч Төрек һава юллары ширкәтенә карый дип белдергәннәр иде. Ләкин Төркиянең Русиядәге илчелеге хәбәрне кире кага. Boeing АСТ хосусый ширкәтенә карый диелә.

Кыргызстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгының кризис үзәге хәбәр итүенчә, очкыч Манас һава аланына начар һава шартлары аркасында керә алмаган булырга мөмкин.

Кыргызстан президенты Алмазбек Атамбаев Boeing һәлакәте нәиҗәсендә һәлак булучылар хөрмәтенә 17 гыйнварны матәм көне дип игълан итте.

XS
SM
MD
LG