Accessibility links

Кайнар хәбәр

Истанбул төнге клубында 39 кешене үтерүдә шикләнелүче тоткарланган


Абдулкадер Машәрипов AFP, Dogan
Абдулкадер Машәрипов AFP, Dogan

Дүшәмбе төрек полициясе Яңа ел төнендә Истанбул төнге клубында 39 кешене үтерүдә шикләнелгән Үзбәкстан ватандашы Абдулкадер Машәриповны тоткарлаган.

Төрек медиасы хәбәр иткәнчә, шикләнелүче Истанбулның көнбатышындагы Эсенйорт районында тоткарланган. Бер көн алдан полиция Машәрипов яшәп торган фатирда 150 мең доллар күләмендә акча таба.

Ihlas төрек агентлыгы хәбәренчә, ул танышы фатирында яшәгән булган.

Гайре рәсми мәгълүматларга караганда, Абдулкадер Машәрипов хатыны һәм ике баласы белән Төркиягә 2016 ел башында күчкән һәм Конья шәһәрендә фатир алып торган. 15 декабрьдә Машәрипов Истанбулга киткән. Биредә ул кыргыз милләтле Төркия ватандашында тукталган диелә. Ул да тоткарланган. Гомумән, әлеге эш нигезендә биш кеше, шул исәптән өч хатын-кыз тоткарланган дип хәбәр ителә.

Төркия премьер-министры урынбасары Нуман Куртулумуш белдерүенчә, һөҗүм күзләү оешмасы катнашлыгында оештырылган булырга мөмкин дип яза Hurriyet газеты.

Яңа ел төнендә Истанбулда Reina төнге клубында атыш булды. Һөҗүмче 39 кешене атып үтерде, 70ләп кешене яралады. Хакимият аны террор гамәле дип атады.

XS
SM
MD
LG