Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азюрка мәчетләре

Авыл халкы бик дини. Азюркалар әйтүенчә, халыкның 90 проценты биш намазын калдырмый. 1995 елдан бирле туйлар хәмерсез уздырыла, кибеттә хәмер, тәмәке сатылмый. Барлык хатын-кыз яулык бәйләп йөри.

Азюркадан ел саен 50-60 кеше хаҗга бара. Авылда Русиядәге һәм чит илләрдәге дини уку йотларында укучы яки инде тәмамлаган кешеләр күп яши. 3500ләп кеше теркәлгән бу авылда 680ләр хуҗалык бар.

20 гасыр башында авылда өч мәчет була. 1877 елда төзелгән беренчесендә 651 кеше теркәлгән. Икенче мәчетне (608 кеше) төзергә рөхсәт 1905 елда, өченчесенә (441 кеше) 1906да бирелә. Совет чорында алар юк ителә.

XS
SM
MD
LG