Accessibility links

Кайнар хәбәр

Испаниядә атлар ут аша сикертеп "сафландырыла"

Испаниянең үзәк-көнбатыш Авила провинциясенең Сан Барталоме де Пинарис авылында (San Bartаlome de Pinares) атларны ут аша сикертеп "сафландыралар".

Дини ышану нигезендә, моның өчен учаклар яндырыла һәм атлар белән шушы учаклар өстеннән сикереп чыгып атлар "начарлыклардан арындырыла, сафландырыла".

600ләп кеше яши торган Сан Барталоме де Пинаристагы чара католикларда хайваннарны саклаучы изге буларак кабул ителгән Изге Антон хөрмәтенә һәр елдагыча быел да уздырылып зур кызыксыну уятты.

Авылда биш гасыр буе сакланып килгән "Las Luminarias" исемле чара кичке якта чиркәү чаңнары кагу белән башланып китте.

Дини һәм мәдәни традицияләргә нигезләнгән чарада атлар иң башта чиркәү побы тарафыннан "изгеләштерелде". Аннан, өсләренә җайдаклар утырган атлар авылның ике урамында кабызылган учаклар өстеннән сикереп "начарлыкларыннан арындырылды".

Әлеге традиция белән атлар газаплана дип хайван хокукларын саклаучылар бу чараны тәнкыйть утына тота.

Әмма авыл халкы моның атларга бернинди дә зыян салмавын белдерә. Чөнки атларны ут өстеннән сикертер алдыннан аларның яллары һәм койрыклары учак ялкыныннан зыян күрмәсен өчен махсус япма белән ябыла, дип әйтә алар.

XS
SM
MD
LG