Accessibility links

Кайнар хәбәр

Матвиенко "Дима Яковлев кануны" турында АКШ белән сөйләшергә әзерлек белдерә


Валентина Матвиенко
Валентина Матвиенко

Русия АКШ белән "Дима Яковлев кануны" турындаа сөйләшүләр алып барырга әзер. АКШ тиешле гарантияләр биргән очракта, барысын да кире "үз урынына" кайтарырга мөмкин, дип белдерде Федерация Шурасы рәисәсе Валентина Матвиенко.

"Әлеге канун турында без Кушма Штатлар җитәкчелеге белән сөйләшергә әзер," диде Матвиенко чәршәмбе журналистларга.

"Әгәр безнең балаларның сәламәтлеге, гомере һәм хокуклары Америка Кушма Штатларында гарантияләнә икән, әгәр АКШ безнең дипломатлар, җитәкчеләр белән хезмәттәшлек итә икән, безнең балаларның ничек яшәве турында мәгълүмат бирелеп бара икән, барысын да "үз урынына" кайтарырга мөмкин", ди Матвиенко.

Аның сүзләренчә, Русия балаларын американнарга асрамага бирү тыелганнан соң, хәлне үзгәртүне сорап АКШ ягыннан бернинди дә тәкъдим булмаган.

"Өч ел дәвамында АКШ җитәкчелеге ягыннан Русия белән сөйләшүләр омтылышы, проблемны чишү юлларын эзләргә тырышу булмады", ди Федерация Шурасы рәисәсе.

Шул ук вакытта Матвиенко Европа Кеше Хокуклары мәхкәмәсенең "Дима Яковлев кануны"на бәйле карары кануннан ерак тора дип белдерде. "Әлеге карар канунилыктан, шул исәптән халыкара кануннардан ерак тора, чөнки АКШ БМОның балаларны яклау турындагы конвенциясен имзалады, ләкин ратификацияләмәде", диде Матвиенко журналистларга.

Сишәмбе Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе "Дима Яковлев кануны" Русия балаларын асрамага алуда американнарны дискриминацияли дип таныды. "Дима Яковлев кануны" аркасында ятимнәрне уллыкка ала алмаган 25 американ гаиләсенә Русия барлыгы 75 мең евро компенсация һәм 14,5 мең доллар мәхкәмә чыгымнарын түләргә тиеш булачак.

Русия тышкы эшләр министрлыгы "Дима Яковлев кануны"н үзгәртү өчен нигез юк дип Европа мәхкәмәсенең бу мәсьәләне яңадан каравына өметләнүен белдерде.

XS
SM
MD
LG