Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама: "Русиягә карата чикләүләрнең ни өчен кертелгәнен онытырга ярамый"


Барак Обама
Барак Обама

АКШ президенты Барак Обама белдерүенчә, Русиягә карата чикләүләр Кырым аннексиясеннән соң һәм Украина көнчыгышында сепаратистларга ярдәм итүе өчен кертелгәнен Вашингтонга онытырга ярамый.

Перезидент буларак үзенең соңгы матбугат очрашуында чыгыш ясап, Обама Русиягә карата чикләүләр мәсьәләсен аерым карарга кирәк диде.
Әлеге сүзләр АКШның сайланган президенты Дональд Трампның Русиягә карата чикләүләрне бетерү мөмкинлеге турындагы күптән түгел ясаган белдерүенә җавап булып яңгырады. Трамп, Русия атом-төш потенциалын киметкән очракта, чикләүләрне алу мөмкинлеген карарга була дигән иде.

Обама Владимир Путин президентлыгы вакытында Америкага каршы кәефләр артты, бу исә "салкын сугыш" рухы кайтуына сәбәп булып тора һәм ике яклы мөнәсбәтләрне катлауландыра, дип билгеләде.

Обама сүзләренчә, Вашингтонның Мәскәү белән конструктив мөнәсәбәтләре Америка мәнфәгатьләренә дә, гомумән бөтен дөнья мәнфәгатьләренә дә җавап бирә.

Обаманың президентлык мөддәте тәмамланды.

20 гыйнварда Вашингтонда АКШның 45нче президенты Дональд Трампның инаугурациясе булачак.

XS
SM
MD
LG