Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нефтекамада Мәрдәмшинны газаплауда шикләнелгән полиция хезмәткәре сак астына алынган


Венер Мәрдәмшин
Венер Мәрдәмшин

Башкортстан Югары мәхкәмәсе Нефтекаманың җинаятьләр эзләү бүлеге җитәкчесе Илвир Сәгыйтовны 12 февральгә кадәр сак астына алу карары чыгарган. Ул полиция бүлегендә Венер Мәрдәмшинны газаплауда гаепләнә.

27 декабрьдә тоткарланган Илвир Сәгыйтовны, полиция бүлегендә газаплаулар эше нигезендә, мәхкәмә залында сак астына алдылар, дип хәбәр итә "Җәзаларны булдырмау комитеты".

Сәгыйтовка вәкаләтләре кысаларыннан чыгу нигезендә җинаять эше ачылган иде.

20 декабрь Оренбурдагы шифаханәдә тоткарланган Мәрдәмшин 21 декабрьдә Нефтекама шәһәре мәхкәмәсе карары белән ике айга тикшерү изоляторына ябылган иде. 29 декабрь аны Башкортстан Югары мәхкәмәсе карары белән иреккә чыгардылар.

46 яшьлек Мәрдәмшин "Җәзаларны булдырмау комитеты"на мөрәҗәгать итеп, 10 ноябрьдә аны өеннән чыгып барганда дүрт ир кеше тотып алуы, башына капчык кидереп һәм кулларына богау салып полиция бүлегенә алып килүе турында әйтә. Мәрдәмшин сүзләренчә, анда аны кыйныйлар, электрошокер белән җәзалыйлар һәм бер ел элек югалган хатынның машинасын һәм телефонын урлау җинаятен үз өстенә алырга кушалар.

XS
SM
MD
LG