Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кәвәлләр попсыз гына хач манды


Кәвәлләр попсыз гына хач манды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:04:34 0:00

Татарстанның Питрәч районы Кәвәл авылында хач ману йоласын ел да зурлап үткәрергә тырышалар, әмма авыл халкы әйтүенчә, аның дәрәҗәсе елдан ел төшә бара.

19 гыйнвар Татарстанда керәшеннәр хач ману бәйрәме үткәрде. Питрәч районы Кәвәл авылында бу йоланы ел да зурлап үткәрергә тырышалар, әмма авыл халкы әйтүенчә, елдан елга аның дәрәҗәсе төшә бара. Элекке елларда хач манганда районнан поп килеп укый торган булса, быел алар үз белгәннәре белән генә бу йоланы башкарган.

Кәвәл авылында яшәүче Елена Туктарева сүзләренчә, алар 7 гынвардан алып 19 гыйнварга кадәр дәвам иткән Нардуган бәйрәмен ел да көтеп ала.

"Элекке заманда бу көннәдә күрше авыллардан кунак кызлар да чакырып, авыл халкы 18ләп йортта кич утыра иде. Яшьләр икешәр гармун белән, биешеп, җырлашып күңел ачты. 12 гынвар кичендә гадәттә мунча яга идек, 13 гыйнварда йөзек салу уены үтә иде. Бирегә авылның яше дә карты да җыела торган иде. Бу уен тормыштан алынган, шуна да аңа нык ышанганнар. Хәзер исә тормыш үзгәрде, телевизор, интернет йогынтысы көчле, шунлыктан яшьләрнең күңеленә йолаларыбызны җиткерү авыррак.

Хач ману йоласы исә, Иисус Христосны Иордан суында чумылдырганнан килеп чыккан бәйрәм. Без аны ел саен искә алабыз. Хач манган суны ел буена саклыйбыз. Узган елныкы бар әле, алтарь алдына куябыз. Бу су авырулардан, күз тиюләрдән дәвалый. Һәр иртә торуга хач суын эчеп куябыз", дип сөйләде Азатлыкка Елена Туктарева.

Кәвәлдә йөзек салу йоласы
Кәвәлдә йөзек салу йоласы

Кәвәл авылы мәдәният йорты хезмәткәре Зоя Шипшова сүзләренчә, элекке елларда йөзек салу йоласын өйләрдә үткәрә торган булганнар. Быел бу чара Кәвәлдә мәдәният йортында узган.

Йөзек салу йоласына килгән һәркем дә бүрек эченә үзенең йөзеген, йә булмаса кечерәк берәр әйберен салган. Шуннан җыелган халык берәр җыр башкарган. Бу җырлар төрле темага багышланган. Бәхетле тормыш, тиң пар табу, бу дөньядан китү, кемнедер югалту, аерылышу, авыру һәм тормыштагы башка хәлләргә багышланганнары да булган. Җыр җырлангач бүректән бер йөзек алынган һәм җырда җырланган хәл ел дәвамында йөзек хуҗасына килер дип фаразланган. "Без хәзер бу дөньядан китү, авырлыклар турында җырламыйбыз", дип сөйли Шипшова.

Аның сүзләренчә, быел 7 гыйнвар Кәвәлдә бала-чага ипи җыю йоласына чыккан. Хәзер бу авылда балалар бик аз, тугыз гына.

Error rendering VK.

"Элекке елларда 40-50ләп бала өйдән-өйгә йөри иде. Алар Раштуа белән котлап "Бәйрәмегез котлы булсын, мал-туарыгыз күп булсын, колыннарыгыз чабып торсын, игеннәрегез уң булсын, күкәй кебек тук булсын!" дип әйткәннәр. Йорт хуҗалары балаларга ипи һәм акчалар биргән. Бу акчага балалар кибеттән үзләренә тәм-томнар алган, ә ипине өйләренә алып кайтып малларына ашатканнар. Имештер, ул ипине ашаган хайваннары ишәйгән, өйдә муллык булган", ди Шипшова.

Аның сүзләренчә, Татарстандагы кайбер керәшен авылларында бу йола вакытында акча гына җыела.

Error rendering VK.

Кәвәлдә Нардуган бәйрәмендә кич утыру

XS
SM
MD
LG