Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда яшүсмерне газаплаган полиция хезмәткәренә шартлы хөкем чыгарылган


Полиция хезмәткәре Артур Миргалиев яшүсмергә көч һәм җәзалау өчен махсус җайланма кулланган өчен шартлы рәвештә дүрт елга ирегеннән мәхрүм ителде. Прокуратура карарны шикаять итәргә җыена.

Башкорстанның Әлшәй районы мәхкәмәсе 27 яшьлек полиция хезмәткәре Артур Миргалиевка көч һәм җәзалау өчен махсус җайланма кулланып вәкаләтләре кысаларыннан чыгуы өчен шартлы рәвештә дүрт елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарган.

Мәхкәмә мәгълүматларына караганда, 2015 елның октябрендә Миргалиев 16 яшьлек яшүсмергә карата электрошокер куллана. Ул яшүсмердән караклык кылу гаебен таныттырмакчы була. Яшүсмер бу хакта әти-әнисенә җиткерә.

Прокуратура җәзаны йомшак дип саный һәм мәхкәмә карарын шикаять итәргә җыена.

XS
SM
MD
LG