Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасы "Төркия агымы" турындагы килешүне хуплады


"Төркия агымы" юлы
"Төркия агымы" юлы

Мәскәү белән Әнкара арасындагы "Төркия агымы" газүткәргеченең ике юлын төзү турындагы килешү Русия думасында бертавыштан ратификацияләнде.

Килешү озайтылу мөмкинлеге белән 30 елга төзелә, аның максаты – Русия газын Төркиягә җибәрү һәм башка илләргә транзитын оештыру өчен уңайлы, үтәкүренмәле һәм тотрыклы норматив-кануни нигез булдыру, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

Ратификацияләнгән документ якын арада Федерация җыенына җибәреләчәк, диелә. Федераль җыен аны 1 февральлдә карар дип көтелә.

Төркия парламенты килешүне былтыр декабрь башында ратификацияләгән иде.

Кара диңгез төбеннән "Төркия агымы" газүткәргече төзү турында Владимир Путин 2014 елда Әнкарага килгәч белдергән иде. Ләкин 2015 елда Төркиянең хәрби һава көчләре Русиянең Су-24 хәрби очкычын бәреп төшергәннән соң сөйләшүләр тукталып торды.

Әнкараның рәсми гафу үтенүләреннән соң "Төркия агымы" килешүе белән эш яңадан башланды.

Былтыр 10 октябрьдә Русия һәм Төркия президентлары да мөнәсәбәтләр киеренкелегеннән соң беренче тапкыр очрашып сөйләште. Очрашу кысаларында "Төркия агымы" газүткәргеч төзелешен яңарту турында килешү имзаланды. Килешү нигезендә Кара диңгез төбеннән магистраль газүткәргечнең ике юлын төзү каралган.

Беренче юлдан газ Төркия базарына кертеләчәк, ә икенчесе Европа өчен транзит буларак кулланылачак. Проект 2019 елның декабрендә тәмамланырга тиеш диелә.

Килешүнең үтәлеше өчен Русия ягыннан Газпром ширкәте, Төркия ягыннан Боташ ширкәте җавап бирәчәк.

XS
SM
MD
LG