Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда кыргый бал җыючылар дәүләттән яклау сорый


Башкортстанда кыргый бал җыючылар дәүләттән яклау сорый
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:53 0:00

Башкортстанда солокчылар, ягъни кыргый бал кортларының балын җыю белән шөгыльләнүчеләр бу кәсепнең киләчәге өчен борчылу белдерә. Алар Бөрьян бал корты дип йөртелгән кыргый кортларны саклап калу турында республика кануны булдырырга һәм алардын җыелган балны дөньяга Башкортстан бренды буларак тәкъдим итәргә чакыра. Шулай ук солокчылыкны тернәкләндерү максатында гаилә хуҗалыклары булдыру, аларга дәүләт ярдәме күрсәтү дә тәкъдим ителә. Соңгы елларда солок кортлары бетә бара – алар Кавказ, Карпат, үзбәк бал кортлары белән кушылып үзләренең төп сыйфатларын югалта. Бөрьян урманнарын күпләп кисү дә андагы солок кортларының бетүенә зур өлеш кертә.

XS
SM
MD
LG