Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәфис Кашапов сепаратизмга чакыру турындагы маддәне Конституция мәхкәмәсенә шикаять итте


Рәфис Кашапов
Рәфис Кашапов

Интернет аша сепаратизмга чакыру өчен иректән мәхрүм ителгән Рәфис Кашапов Конституция мәхкәмәсенә мөрәҗәгать юллады. Ул көч кулланмый гына сепаратизмга чакыру өчен җинаять җаваплылыгы турындагы маддә белән килешми.

Чаллы татар иҗтимагый үзәге рәисе Рәфис Кашапов Конституция мәхкәмәсенә Русия Җинаять кодексының 280.1 маддәсенә (Русиянең территориаль бөтенлеген бозуга юнәлтелгән гамәлләргә чакыру) каршы шикаять язган дип хәбәр итә "Ведомости" Кашаповның адвокаты Рамил Әхмәтгалиев сүзләренә таянып.

Чынлыкта, бу маддә илнең территориаль бөтенлеге темасын тикшерүне тулысынча тыю дигәнне аңлата һәм тәнкыйтьләү, уңайсыз сораулар бирү мөмкинлегеннән мәхрүм итә ди Әхмәтгалиев. Кашапов үз шикаятендә әлеге маддә нигезендә хөкем чыгарылган алты очракны мисалга китерә.

Мәхкәмә әлегә шикаятьне теркәмәгән.

Кашапов сепаратизмга чакыру маддәсе нигезендә гаепләнеп 2015 елның сентябрендә өч елга иректән мәхрүм итү җәзасы алды. Ул интернетка чыгарган мәкаләләрендә кырымтатарларның хокуклары бозылуны, Кырымны аннексияләүне хөкем итте, Русия президенты Владимир Путинның тышкы сәясәтен гаепләп, Русиянең Донбасстагы гамәлләренә каршы чыкты.

Коми республикасының Микунь колониясендә утыручы Рәфис Кашапов күптән түгел Русия төрмәләрендә тоткыннарны җәзалаулар турында да белдерде.

XS
SM
MD
LG