Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар фәненең абруен күтәрергә кирәк"


Адилә Мияссәрова
Адилә Мияссәрова

Казанда татарны өйрәнүче студентларга дип каралган Мәрҗани исемендәге стипендия үз иясен тапты. 1 мең евро күләмендәге акчага Казан федераль университеты студенты Адилә Мияссәрова лаек дип табылды.

2016 елның март аенда Бөтендөнья татар яшьләре форумы Финляндиянең Тампере шәһәренең Татар мәдәни җәмгыяте белән берлектә татарны өйрәнү өлкәсендә Мәрҗани исемендәге стипендия булдыру турында игълан иткән иде. Аның максаты – татар тарихын, телен һәм әдәбиятын халыкара дәрәҗәдә өйрәнүгә этәргеч бирү.

24 гыйнвар көнне аның иясе дә игълан ителде. Стипендия Казан федераль университетының тарих бүлегендә укучы Адилә Мияссәровага тапшырылды. Адилә Финляндия татарларын өйрәнә. Азатлык стипендиат кызны котлап, аның фәнни эше турында белеште, үзе турында сорашты.

Үзе турында

Миңа – 21 яшь. Үзем Татарстанның Азнакай районыннан. Бер ел дәвамында Әнкарада урнашкан Гази университетында һәм бер семестр Финляндиянең Йоэнсуу шәһәрендә Көнчыгыш Финляндия университетында да белем алдым.

Фәнни эше турында

Финляндия татарлары хакында эзләнү-тикшеренү эше язам. Бу теманы сайлауның берничә сәбәбе бар. Беренчедән, стипендия турында ишеткәндә яңа гына Финляндиядән кайткан идем. Аның тарихы, теле, мәдәнияте, кешеләрнең яшәү рәвеше һәм тормышка карашы миндә кызыксыну уятты. Финляндия, һичшиксез, күңелемдә зур урын били башлады. Аның белән ничек тә булса, элемтә саклап калырга тырыштым. Икенчедән, Финляндия татарлары минем өчен чын мәгънәсендә феномен. Аларны тирәнтенрәк өйрәнәсем килә. Бу тема Татарстанда тиешенчә өйрәнелмәгән һәм әдәбиятта яктыртылмаган. Фәнни хезмәтләр тикшеренү ягыннан бик сай һәм актуальлеген югалткан. XXI гасыр кешеләре, бер үк милләт вәкилләре, а бер-беребез турында йә бернәрсә белмибез, йә ярты гасыр элек язылган китаплардан укыйбыз. Гомумән, китапханә материалларына мөрәҗәгать иткәндә, башка планетадагы кешеләр турында укыган кебек хис калдырды.

Бәйге эшен татар телендә башкара алу мөмкинлеге бик сөендерде. Һәртөрле фәнне татар теле аша үзләштерә алу һәм моңа өлеш кертү – күптәнге хыялым

Фәнни эшем яраткан өч әйбер кисешендә барлыкка килде. Беренчесе – тарих. Ул катлаулы, кайчак дөм-караңгы, кайчак аңлаешсыз булуга карамастан, аны нигез салучы фән дип саныйм. Теге яки бу мәсьәләгә карата фикер йөртү, дөньяны күзаллау рәвешен билгеләүче нигез ул. Иң әүвәл, үз милләтең тарихын өйрәнү мөһим дип саныйм, шуңа татарлар һәрчак эзләнүләремнең үзәк объекты булып калачак. Икенчесе – гарәп графикасы. Гарәп язуына беренче дәрестән үк гашыйк булдым һәм басмаларда сакланып калган мәгълүматларны кулландым. Өченчесе – тел. Бәйге эшен татар телендә башкара алу мөмкинлеге бик сөендерде. Һәртөрле фәнне татар теле аша үзләштерә алу һәм моңа өлеш кертү – күптәнге хыялым.

Татар теленә караш турында

Бүгенге көндә татар фәне авыррак хәлдә. Әмма мине күбрәк аның хәле түгел, җәмгыятьтәге тискәре күренешләр борчый. Тел өйрәтүне тулысынча әти-әни җилкәсенә йөкләү тенденциясе сизелә. Мин авыл баласы түгел, шәһәргә охшаш бистәдә туып үстем. Дусларым белән башлыча русча аралаша идек. Әни-әти белән ничек җайлы, шулай сөйләштек, русчага өстенлек бирелде. Рус мәктәбендә укуыма карамастан, татар телен үзләштерүемдә мәктәп зур роль уйнады. Телне күбрәк дәрестә, кагыйдәләр ятлап, матур әдәбият укып өйрәндем. Тик, ни кызганыч, бүген югары мөнбәрләрдән телгә бакчаларда, мәктәпләрдә түгел, бары тик гаиләдә генә өйрәнеп була дигән сүзләр ешрак яңгырый.

Кешедән көлү, мыскыллау оялуны барлыкка китерә, а оялу булган җирдә тел өйрәнүгә урын калмый

Икенчесе – телне белмәүчене хурлау. Миңа үземә саф татарча дөрес сөйләшү җиңел бирелми, тик мин моны куркыныч күренеш дип санамыйм. Русиягә хас тискәре сыйфатларның берсе – камил дәрәҗәдә телне белмәүче кешедән көлү, мыскыллау. Бу оялуны барлыкка китерә, а оялу булган җирдә тел өйрәнүгә урын калмый.

Өченчесе – тамга салу. Хәзерге көндә татар телен жаргонга яисә “кухня” теленә зверелдерү күренеше киң таралган. Бу билгеләмәләргә скептик карыйм, чөнки моның телгә бер кагылышы юк. Һәркем теге яки бу телнең үзе өчен куллану даирәсен үзе сайлый. Татар теленең куллану даирәсе тар булуы стереотибыннан арынырга кирәк.

Татар теленең кирәге юк дигән фикер ешрак яңгырый башлады һәм ул кешеләр аңына әкрен генә сеңеп бара

Тагын бер тискәре күренеш –телгә һөҗүм. Татар теленең кирәге юк дигән фикер ешрак яңгырый башлады һәм ул кешеләр аңына әкрен генә сеңеп бара. Көн дә барысы да кулланган гаджетлар, дәүләт документларының әйләнеше, урам күрсәткечләре, уку, эш, ял, күңел ачу урыннары – барлык мәгълүмат бер телдә генә. Монда дәүләтнең роле зур, әмма бу мәсьәләдә тулы көчкә эшләү сизелми.

Укыту системы турында

Мин төрле урыннарда белем алдым һәм чагыштыра алам. Төрле илләрдә укыту ысуллары аерыла, галимнәр дә һәр җирдә үзгә, аларның нәрсә өйрәтәчәге, нәрсәгә басым ясавы һәм, иң мөһиме, синең кайчан, кайсы дәрескә кереп, нәрсәне үзләштерәчәгең һәм нәрсәгә игътибарсыз калачагың шулкадәр очраклы ки, алай гына белем туплап булмый.

Университет диварлары эчендә дәрестән дәрескә күчеп кенә, ни кызганыч, чын мәгънәсендә белемле кешегә әверелү кыен, мөмкин дә түгел. Без дәрестә ишеткәннәрдән, укытучыбызның безгә әйтергә теләгәннәреннән, миңа калса, бары тик 5, күп дигәндә 10% үзләштерәбез. Университетның төп максаты да белем бирү түгел, белем алуга өйрәтү.

Татар фәненә яшьләрне җәлеп итү турында

Татар фәненең абруен күтәрергә кирәк

Беренчедән, татар фәненең абруен күтәрергә кирәк. Икенчедән, гомумән, яшьләрнең татар телен белү сыйфатын үстерү мөһим. Максатка ирешү өчен, төрле төбәкләрдә мәктәп, шәһәр һәм район күләмендә Европа стандартлары нигезендә татарча бәхәс клубларын ачу, күренекле шәхесләрне чакырып фикерләшү урыннарын булдыру яхшы башлангыч булыр иде. Татар теленең куллану даирәсен киңәйтү өчен укытуның татарча алып барылачак спорт клублары/үзәкләре ачу бер этәргеч булыр иде. Моннан кала, төрки-татарларның традицион сәнгатьләренә өйрәткән курслар да балаларны татарча сөйләшүгә кызыктырыр иде.

XS
SM
MD
LG