Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда дәүләт телләре турында канунны кырыслатырга җыеналар


Уфадагы кибетнең элмә тактасы
Уфадагы кибетнең элмә тактасы

Әлеге үзгәрешләр бизнестан да элмә такталарны һәм документлар әйләнешен башкорт теленә тәрҗемә итүне таләп итәчәк

Башкортстан мәгариф министрлыгы башкорт Корылтаена кертер өчен республика телләре турындагы канунга үзгәрешләр әзерли. Әлеге үзгәрешләр бизнесны да элмә такталарны һәм документлар әйләнешен башкорт теленә тәрҗемә итүне таләп итәчәк, дип яза "Коммерсант-Уфа".

Проект турында фикер алышулар 10 февральдә тәмамланырга тиеш. Июльгә инде аны кабул итәргә мөмкиннәр.

Яңа документка ярашлы барлык оешмаларның, шул исәптән коммерция нигезендә эшләүчеләрнең дә бөтен документ текстлары, бланклар, мөһерләр, штамплар, штемпельләр башкорт теленә тәрҗемә ителергә тиеш.

Телне куллану тәртибен бозучы вазифадагы кешеләргә өч мең сумга кадәр, юридик затларга 8 меңгә кадәр штраф каралган. Элмә такталарны тәрҗемә итмәүчеләргә биш мең сумнан 15 мең сумга кадәр штраф салыначак диелгән проектта.

Башкортстан телләре турындагы канун 1999 елда каблу ителгән иде. Әлеге канунга ярашлы республикада башкорт һәм урыс телләре дәүләт теле дип игълан ителде.

XS
SM
MD
LG