Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру русияләрнең 44 проценты үлем җәзасын хуплавын күрсәтте


Белоруста үлем җәзасыннан баш тартуны таләп итеп Мәскәүдә уздырылган каршылык чарасы (архив фотосы)
Белоруста үлем җәзасыннан баш тартуны таләп итеп Мәскәүдә уздырылган каршылык чарасы (архив фотосы)

Русиядә үлем җәзасын хуплаучылар һәм аңа каршылар саны бертигез диярлек. Левада үзәге сораштыруына караганда, үлем җәзасын русияләрнең 44 проценты хуплый, ә 41 проценты аңа каршы.

"Үлем җәзасын элеккеге хәленә (90нчы еллар башында булганча) кайтарырга" кирәк диючеләр фикер алышуда катнашучыларның 32 процентын тәшкил итә. 2002 елда андыйлар 49 процент булган дип хәбәр итә Левада үзәге. Үлем җәзасын куллануны киңәйтергә кирәк дип исәпләүчеләр 12 процент тәшкил итә (2002 елда 19 процент).

Үлем җәзасына мораторийны озайту яклы русияләр саны соңгы 15 елда ике тапкырга арткан. 2002 елда андыйлар 12 процент булса, хәзер 25 процент.

16 процент респондент үлем җәзасын тулысынча гамәлдән чыгару яклы (2002 елда 12 процент булган).

Сораштыру 20-23 гыйнварда үткәрелгән. Русиянең 48 төбәгендәге 137 авыл һәм шәһәрләрдә яшәүче 1600 кеше катнашкан.

Русиядә үлем җәзасы канун тарафыннан гамәлдән чыгарылмаган. 1996 елдан, ил Европа Шурасына кергәннән бирле, Русиядә әлеге хөкем җәзасына мораторий кулланыла, үлем җәзасы урынына җинаятьчене гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итәләр. Мораторий 2010 ел башында гамәлдән чыгарга тиеш иде, әмма 2009 елның ноябрендә Русия Конституция мәхкәмәсе аны Дәүләт Думасы үлем җәзасын гамәлдән чыгаручы беркетмәне раслаганчыга кадәр озайтты.

2017 елның 16 гыйнварында Дәүләт Думасының Дәүләт төзелеше һәм канун чыгару комитеты рәисе Павел Крашенинников "Җинаять кодексын үлем җәзасы турында искә алудан "чистартырга" тәкъдим итте.

“Үлем җәзасы бездә гамәлдән чыгарылган дисәң дә була, бездә үлем җәзасын гамәлдән чыгару турында килешү бар, президент фәрманы бар, бу хактагы Конституция мәхкәмәсенең карары бар, шуңа күрә чынлыкта үлем җәзасы бездә юк, ул кулланылмый гына түгел, ул мәхкәмә тарафыннан җәза буларак бирелә дә алмый", ди Крашенинников.

Әлеге вакытта Беларус Европада һәм БДБ илләре арасында үлем җәзасын кулланучы бердәнбер ил булып тора. Анда үлем җәзасы атып үтерү ысулы белән гамәлгә ашырыла. Үлемгә хөкем ителүченең туганнарына, кагыйдә буларак, җәзалап үтерү хакында соңгы мәгълүматлар бирмиләр. Беларус кануннарына ярашлы, атылган җинаятьченең җәсәде җирләү өчен туганнарына бирелми һәм җирләү урыны хәбәр ителми.

Беларуста 2016 елда барлыгы дүрт үлем җәзасы карары гамәлгә ашырылды. Әлеге үтерүләрне Европа Шурасы, Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы һәм "Amnesty International" хөкем итте.

XS
SM
MD
LG