Accessibility links

Кайнар хәбәр

6 август Русиядә Ватанпәрвәрлек көне дип билгеләнергә мөмкин


Азык-төлекне юк итүгә каршы пикет (2015 ел)
Азык-төлекне юк итүгә каршы пикет (2015 ел)

Көнбатыш илләреннән Русиягә азык-төлек кертү тыелган көнне илдә Ватанпәрвәрлек көне дип бәйрәм итмәкчеләр.

Русия мәдәният министрлыгы 6 августны Ватанпәрвәрлек көне дип билгеләүне хуплады. Бу көнне 2014 елда, Көнбатыш чикләүләренә җавап итеп, Русия азык-төлек эмбаргосы игълан иткән иде. Бу хакта мәдәният министры урынбасары Владимир Аристарховның Дәүләт Думасының Саклану комитеты башлыгы Владимир Шамановка биргән җавап хатында язылган.

Аристархов "Ватанпәрвәрлек көне мәсьәләсен киң фикер алышулар һәм Русия фәннәр академиясе тарафыннан тарихи-хронологик тикшерүләр уздырып хәл итәргә кирәк" дип саный. Мәдәният министрлыгында финанс-икътисди нигезләмә дә таләп итәләр, чөнки Ватанпәрвәрлек көнен уздыруга бюджет акчасы кирәк булачак.

Владимр Путин сүзчесе Дмитрий Песков бу турыда фикерен белдерүне сорауга җавап биреп Кремльнең моңа бернинди дә катнашы юк дигән һәм, гомумән, мондый тәкъдим булуына шик белдергән.

Элегрәк Ватанпәрвәрлек көне игълан итү тәкъдиме белән "Аванти" бизнес-ватанпәрвәрлеген үстерү берлеге президенты Рахман Янсуков Дәүләт Думасына мөрәҗәгать иткән иде.

2014 елның 6 августында Русия премьер-министры Дмитрий Медведев АКШ, Европа Берлеге илләреннән, Канада, Австралия һәм Норвегиядән азык-төлек кертүне тыю турында фәрман имзалады. Соңрак исемлеккә тагын берничә ил кертелде. 2015 елның июленнән чикләүгә эләккән азык-төлек юк ителә башлады. Бу эштә Татарстан белән Башкортстан да читтә калмады.

Русия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге хезмәте мәгълүматларына караганда, 2017 елның гыйнвар ахырына тугыз мең тоннага якын яшелчә һәм җиләк-җимеш, 300 тоннадан артык ит, сөт һәм сыр юк ителгән.

XS
SM
MD
LG