Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Шәрык әл-Аусат газетына согуд сәфәренең нәтиҗәсен аңлаткан


Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстаны сәфәрендә
Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстаны сәфәрендә

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Шәрык әл-Аусат газетына интервьюда "Русия - Ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркеме, Русиянең АКШ, Согуд патшалыгы, мөселман дөньясы белән мөнәсәбәтләре турында сөйләгән.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов 7 февральдә Согуд Гарәбстаны сәфәре барышында Сәлман бин Габделгазиз патша белән очрашуда аңа Русия президенты Вламир Путинның чакыруын тапшырган һәм "Русия - Ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркеменең киләчәктәге бер җыенын Согуд Гарәбстанында уздыру турында да килешкән. Миңнеханов Лондонда гарәп телендә әзерләнеп берничә илдә басылучы Шәрык әл-Аусат (الشرق الأوسط - Якын Көнчыгыш) газетына интервьюда, согуд патшасының Русиягә килергә ризалык белдерүе турында әйткән. Әңгәмәдә сүз халыкара сәясәт, Русиянең АКШ белән мөнәсәбәтләре, Сүриядәге хәлләр, террорга каршы көрәш турында да барган.

Хәзер яңа чорда Кушма Штатлар үзенең зарур булган роленә яңадан кайтыр дип өметләнәбез һәм Русия белән мөнәсәбәтләр нормальләшер дип көтәбез

АКШ президенты Дональд Трампның Русия белән мөнәсәбәтләргә Барак Обама чорындагы суынудан соң яңа сулыш өрү мөмкинлеге турында сорауга җавабын Миңнеханов Обама президентлыгында Русия белән АКШ арасындагы мөнәсәбәтләрнең начараюына кызганыч белдерүдән башлый, үзара аңлашуның, хезмәттәшлекнең юкка чыгуын әйтә. Әмма Дональд Трамп килгәч яңадан оптимизм уянуын белдереп, Миңнеханов "хәзер яңа чорда Кушма Штатлар үзенең зарур булган роленә яңадан кайтыр дип өметләнәбез һәм Русия белән мөнәсәбәтләр нормальләшер дип көтәбез", ди.

Татарстан президенты шул ук вакытта Трампның АКШка мөселманнар килүне чикләү, җиде мөселман иленнән килүчеләрне АКШка кертүне вакытлыча туктату карары турындагы сорауга җавап биреп, моны уйланылмаган, артык ашыгып чыгарылган карар дип атый.

Алга таба ул Русиянең ислам илләренә мөнәсәбәте башка төрле булуы, Мәскәүнең гарәп һәм ислам дөньясы белән бәйләнешләрен ныгытырга теләве турында сөйли.

Миңнеханов әйтүенчә, согуд патшасы Русия белән ислам дөньясы арасындагы стратегик күзаллау төркеме эшен җанландырырга һәм гамәли эшчәнлеккә күчәргә кирәклеген, согудләрнең бу төркемдә катнашлыгын арттырырга җыенуын белдергән.

Сүрия низагына багышланган Астана очрашуы турында сорауга җавапта президент Казакъстан башкаласында узган ул җыенны әлеге низагка сәяси чишелеш табу юлындагы "бик мөһим һәм уңай адым" дип бәяли.

Рөстәм Миңнеханов Сәлман бин Габделгазиз белән
Рөстәм Миңнеханов Сәлман бин Габделгазиз белән

Әңгәмәдән аңлашылганча, Миңнеханов согуд патшасына, Мәскәүнең гарәп һәм мөселман дөньясын үзенә җәлеп итү теләге турында тәфсилләп сөйләүдән тыш, Татарстан һәм татарлар хакында да шактый мәгълүмат биргән, май аенда республика башкаласында уздырыла торган "KazanSummit" икътисади форумына согуд делегациясен җибәрүне сораган.

Миңнеханов Сәлман бин Габделгазиз патшага Русия президентының чакыруын тапшырган һәм үз исеменнән Татарстанга да чакырган. Патша Русиягә киләчәген белдерсә дә, ул сәфәрнең төгәл көне әлегә билгеле түгел.

"Русия - Ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркеме, Ислам хезмәттәшлек оешмасына Русия күзәтүче әгъза булып кушылганнан соң, 2006 елда Евгений Примаков һәм ул чактагы Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев җитәкчелегендә төзелде. Төркемнең очрашулары моңа кадәр Казан (2016), Мәскәү, Истанбул, Җиддә һәм Күвәйттә узды. Чираттагысы май аенда Чечня башкаласы Грозныйда, ә алдагы очрашуларның берсе, Миңнеханов интервьюсыннан аңлашылганча, Согуд патшалыгында үтәчәк.

Хәзер төркемгә утызга якын илдән берничә дистә күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе керә. Төркем оештырылганнан бирле аны Русиянең элекке премьер-министры, гарәп дөньясы белгече Евгений Примаков җитәкләде. Аның вафатыннан соң 2014 елда Русия президенты Владимир Путин төркемнең яңа җитәкчесе итеп Рөстәм Миңнехановны билгеләде.

XS
SM
MD
LG