Accessibility links

чәршәмбе, 26 апрель 2017, Казан вакыты 19:01

Рәфыйк Мөхәммәтшин: "Болгар ислам академиясендә уку өчен гарәп телен белү шарт булачак"


Русия Ислам институты ректоры, Татарстан мөселманнары диния нәзарәте рәисе урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин Азатлыкка быел эшли башлаячак Болгар ислам академиясендә укытуның ничек оештырылачагы турында сөйләде.

19 апрельдә Татарстан дәүләт киңәшчесе, "Яңарыш" фонды рәисе Миңтимер Шәймиев Болгар ислам академиясе һәм Кол Гали кунакханәсе төзелешләрен караганнан соң барлык эшләрнең дә алдан ниятләнгәнчә баруын, кичегүләр булмавын белдерде. "Болгар җирендә исламны рәсми рәвештә кабул итү көненең чираттагы еллыгына (21 май – ред.) килгән кунаклар әзер диярлек бинаны күрерләр дип уйлыйм. "Диярлек" дип әйтәм, чөнки бинаның әзерлеге һәм тапшыру 1 сентябрьгә, яңа уку елы башына ниятләнгән", диде ул. Кол Гали кунакханәсе төзелеше киләсе елда тәмамланыр дип көтелә. Болгар ислам академиясенең беренче нигез ташы 2016 елның 21 маенда, Болгарда ислам кабур итүне искә алырга җыелган халык катнашында тантаналы рәвештә салынган иде.

Азатлык академияне оештыру эшләрен җитәкләүчеләрнең берсе, Русия ислам институты ректоры Рәфый Мөхәммәтшин белән академиядәге укыту мәсьәләләре турында сөйләште.

– Болгар ислам академиясенә шәкертләр нинди укыту програмнары нигезендә белем алачак? Бу мәсьәлә хәл ителгәнме?

– Болгар ислам академиясен без алдан ук дини уку йорты буларак уйладык һәм аның низамнамәсенә дә шулай язылган, чөнки Болгар ислам академиясенең төп максаты, Русия президенты Владимир Путин әйтүенчә, "Возрождение отечественной богословской школы" һәм шуңа күрә дә, "Богословская школа" ул беренче чиратта исламият белеме түгел, ул илаһият белеме һәм шуңа күрә ул уку йорты иң беренче чиратта дини уку йорты дип планлаштырылды. Анда укыту менә шушы юнәлештә алып барылачак. Алга таба нәрсә булыр икәнен күз күрер, ә башлангыч чорында бары тик магистр һәм докторлык програмнарын тормышка ашыруны план итеп куйдык. Ни өчен дигәндә, чөнки безнең ислам уку йортлары бар, мәсәлән Казанда, Уфада, Мәскәүдә, Кавказда, алар инде шактый яхшы дәрәҗәдә бакалаврлар әзерлиләр һәм инде Болгар академиясендә бүген укырлык кадрларыбыз бар, шулай ук чит илдә укып кайткан бакалаврлар да күп, шуңа күрә Болгар ислам академиясендә бакалавриат програмын тормышка ашыру максат итеп куелмаган. Болгар ислам академия бинасы бик зур – 14 мең дүрткел метр, анда бер үк вакытта 75 студент укыр дип күзаллыйбыз. Мәсәлән, беренче курста 15 магистр һәм 10 доктор, докторлар беренче елны бәлки алай ук җыелмас, бәлки магистрлар санын арттырырбыз. Бүгенге көндә Русиядә динне яхшы белгән, гарәп телен яхшы белгән магистрларны табу бик катлаулы эш. Шуңа күрә, 25 кеше беренче курста булса, икенче, өченче курслар белән бергә якынча 75 кеше укыр дип өметләнәбез. Ләкин Болгар академиясенең максатлары моның белән генә чикләнми, чөнки анда бер үк вакытта 300 кешене тоту мөмкинлеге бар, Болгар академиясе магистр, докторларны әзерләү белән беррәттән белемнәрне арттыру функциясен дә башкарырга тиеш. Анда конференцияләр, семинарлар узачак, ягъни ул менә шушы фән һәм белем бирү үзәгенә әйләнергә тиеш. Шуңа күрә дә анда һәрвакыт чаралар булып торырга тиеш.

Беренче чиратта ислам хокукы булырга тиеш, икенчесе – ислам дине нигезләре һәм шулай ук актуаль проблем ул – ислам икътисады

Уку програмнарына килгәндә, без аларны чит ил мөселман уку йортларының програмнары нигезендә өйрәнеп эшлибез, бөтен танылган мәшһүр мөселман уку йортларының програмнары белән танышып, мәсәлән, Әл-Әзһәр укыту програмы, Малайзиянең халыкара ислам университеты програмы, Үрдүн ислам университеты, Төркия уку йортлары – шуларның нигезендә бүгенге көндә укыту стандартларын эшлибез. Укыту стандарларының юнәлешләрен без билгеләдек, беренче чиратта ислам хокукы (фикх) булырга тиеш, икенчесе – ислам дине нигезләре (гакыйдә) һәм шулай ук актуаль проблем ул – ислам икътисады. Әлегә шул өч юнәлеш.

Әлбәттә, биредә укыту дәүләт телләрендә булачак, беренче чиратта урысча һәм бик күп фәннәр гарәп телендә булачак. Русиядә дини фәннәрне, магистр, докторлык програмнарын укыта алырлык остазлар бүгенге көндә юк. Безнең төп остазларыбыз беренче елларда чит илләрдән чакырылачак һәм, әлбәттә, алар гарәп телендә укытачаклар, шуңа күрә Болгар ислам академиясенә укырга керер өчен төп шартларның берсе – бакалавр дипломы булырга тиеш һәм гарәп телен камил белү. Беркем дә гарәпчә укылган лекцияләрне тәрҗемә итеп утырмаячак.

Болгар ислам академиясе төзелеше

Болгар ислам академиясе төзелеше

– Болгар ислам академиясендә белем алу бушлай булачакмы?

– Академиядә уку бушлай, әлегә. Алай гына да түгел, аларга стипендия дә түләнәчәк.

– Академиядә белем алучылар арасында хатын-кызлар булачакмы?

– Әлегә академиядә ир-атларны гына укытуны карадык, чөнки хатын-кызларны укыту бик күп проблемнар тудыра. Беренчедән, хатын-кызларны кем укыта? Аларны укыту өчен тиешле дәрәҗәдә белгечне таба алабызмы хатын-кызлардан? Шуңа күрә әлегә ир-атларны гына укытырга булдык, алга таба күз күрер, бәлки хатын-кызлар төркеме дә җыелыр.

– Яңа уку йортына чит илдән килүчеләрне дә кабул итәчәкме?

– Мин инде Болгар ислам академиясенә мөселман илләреннән килүчеләр булыр дип уйламыйм, әле академиянең йөзе аныкланып бетмәгән, алдан әле мәгариф системында үз урыныбызны табарга кирәк, аннан соң бәлки килә башларлар. Ә бүгенге көндә БДБ илләреннән берничә шәкерт алырбыз дип уйлыйм, мәсәлән, Казакъстаннан теләүчеләр булса, Таҗикстаннан, Үзбәкстаннан, Кыргызстаннан. Ләкин алар күпчелекне тәшкил итәргә тиеш түгел, чөнки без уку йортын беренче чиратта Русия мөселманнарын укыту өчен ачабыз.

– Белем бирәчәк галимнәр билгелеме инде? Алар чит илләрдән чакырылачакмы?

Гарәп илләреннән килгән остазлардан тыш без уку процессын оештыра алмаячакбыз

– Болгар ислам академиясе беренче көненнән үк конкурент була алырлык һәм шуның өчен остазлар дәрәҗәсе бик югары булырга тиеш. Гарәп илләреннән килгән остазлардан тыш без уку процессын оештыра алмаячакбыз. Әлбәттә, күп сораулар туа, гарәп профессорларына таянып дини мәктәпне ничек күтәрә алырбыз? Без бу мәсьәлә турында уйлыйбыз, чөнки, мәсәлән, аларга Русия халыкларының илаһият гыйлемен, шулай ук Русия тарихы һәм Русия мөселман халыкларының әдәбиятын, мәсәлән, татар халкының әдәбиятын укытучы һичшиксез кирәк, чөнки инкыйлабка кадәр безнең әдәбият нигезе дә дини булган. Мәсәлән XIX гасырга кадәр дини әдәбият нигезендә ислам дине нигезләрен өйрәнергә мөмкин булган.

Беренче чиратта галимнәр дин нигезләрен укытучылар, мөселман дөньясында танылган остазлар булырга тиеш дип уйлыйбыз, чөнки башкача абитуриентларны җыю бик авыр булачак. Аларга академиядә тору өчен барлык шартлар да тудырылачак. Төзелә торган комплекста алар өчен бер аерым йорт салына.

Академия гыйбадәтханәсе

Академия гыйбадәтханәсе

– Болгар ислам академиясендә укытачак остазларның хезмәт хакы нинди булачак?

– Оештыручылар шурасы рәисе Камил Исхаков булуы очраклы түгел, аның дәрәҗәсе дә югары. Ул Татарстан президентының академия бюджетын формалаштыру, стратегик юнәлешләрне билгеләү өчен җаваплы ярдәмчесе. Татарстан президенты ярдәмчесе дәрәҗәсендә шөгыльләнәчәкләр. Чит илдән килгән галимнәр булгач, аларның хезмәт хаклары да югары булырга тиеш инде, чөнки алар 20-30 меңгә, әлбәттә, эшләмәячәкләр, шуңа күрә бу проблем да бик җитди һәм аны тиешле дәрәҗәдә хәл итмичә, Болгар академиясенең авторитеты тиз генә үсеп китә алмаячак.

– Академиядә татар телен укыту көтелмиме?

– Юк, татар телен укыту махсус кертелер дип уйламыйм, ләкин шул ук вакытта без үзебезнең Русия илаһият гыйлемен торгызу проблемын магистрлык, докторлык темалары аша алып барырга тиеш. Мәсәлән, Ризаэтдин Фәхретдиннең илаһияткә багышланган хезмәтләре буенча диссертация яза икән – ул татар телен камил белергә тиеш, чөнки аны башкача язып булмый. Шуңа күрә татар теле инструмент буларак, чыганакларны өйрәнүче тел буларак магистрларда булырга тиеш. Бәлки татар теле факультатив рәвештә кирәк булса, оештырылачактыр, ә төп фән буларак ул Болгар академиясендә укытылырмы, юкмы – ансын төгәл әйтә алмыйм, әмма татар әдәбияты, татар илаһият гыйлеме, татар иҗтимагый тарихы һәм татар һәм Русия тарихы, һичшиксез, булачак. Шул фәннәр аша без үзебезнең илаһият традицияләрен торгызырга тиеш.

XS
SM
MD
LG