Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар яшьләре форумы һәм Татарстанның архив эше комитеты "Тарихи бранч" уздыра


11 февральдә Татарстанның архив эше дәүләт комитетының яңа бинасында "Тарихи бранч" дип аталган тарих клубының ачык лекторие узачак. Чарада 1917 елгы Октябрь инкыйлабына багышлан өч лекция планлаштырылган.

"1917 инкыйлабы турында 10 факт" темасына тарих фәннәре кандидаты, Дөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов чыгыш ясаячак. Туган якны өйрәнү белгече Илья Евлампиев "Казанда инкыйлаб: хронология һәм география" темасын яктыртачак. "Инкыйлабта татарлар: җыеннар, матбугат чаралары һәм акчалар" турында тарих фәннәре докторы, профессор Диләрә Усманова сөйләячәк.

Клуб тыңлаучыларына архив эше дәүләт комитеты 1917 елгы Октябрь инкыйлабы белән бәйле тарихи документлар күргәзмәсе оештырачак.

"Тарихи бранч" – тарихка багышланган яңа форматтагы клуб. Оештыручылар белдерүенчә, проект тарих белән кызыксынучыларга, аны тирәнтен өйрәнүчеләргә багышлана. Тарихи борылышлар, вакыйгалар, шәхесләр, чорлар һәм моңарчы катлаулы булып тоелган сорауларга галимнәр җавап бирә.

XS
SM
MD
LG