Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәдәният министры татар әдәбиятын урысча өйрәнү турында сүзенә аңлатма бирде


Айрат Сибәгатуллин
Айрат Сибәгатуллин

Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин мәктәптә өйрәнелүче татар әсәрләрен урысчага тәрҗемә итү мәгариф министрлыгына кагылмаганлыгы турында әйтте.

Бүген Татарстанның мәдәният министрлыгында татар әдәбиятын урысчага тәрҗемә итү мәсьәләсенә ачыклык кертелде. Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин "Мин коллегиядә урыс телле балаларны татар әдәбияты белән таныштыру мәсьәләсен күтәрдем. Мәгариф мәсьәләләренә кагылмадым. Сүз татар классиклары әсәрләрен урыс теленә тәрҗемә итү турында барды", диде министр.

Әлеге фикер министрлык каршындагы Иҗтимагый шураның "Татарстан республикасында 2014-2020 елларда дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру" һәм "Татар халкының милли үзенчәлекләрен саклау (2014-2016 еллар)" програмнарын гамәлгә ашыруга багышланган киңәйтелгән утырышта яңгырады.

Утырышта Казанның урыс милли-мәдәни берләшмәсе җитәкчесе, 93нче мәктәп мөдире Ирина Александровская урыс телле аудиториягә татар классикларын тәрҗемә итү тәкъдиме өчен рәхмәтен әйтте һәм Татар теле һәм әдәбиятын укытуның яңа концепциясе турына искә төшереп узды. Александровскаяның "Хәзер татар телен урыс телле балаларга укыту концепциясен булдыру бара. Бу эшкә урыс телле белгечләр дә, татар галимнәре дә җәлеп ителә", дигән сүзләре залны сизелерлек җанландырды.

Мәдәният министрлыгының еллык утырышында Сибагатуллин мәктәп програмы кысаларында өйрәнелүче татар әдәбиятын урысчага сыйфатлы тәрҗемә итү тәкъдиме белән чыккан иде. Сүз татар әдәбияты дәресләрендә урыс телле балаларга әдәби әсәрләрне урыс телендә уку мөмкинлеге бирү турында бара.

XS
SM
MD
LG