Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Акыллы шәһәр" тормышны җиңеләйтә


Unacast ширкәте "акыллы" сенсорлар һәм системнарны иң күп кулланган дөньяның биш шәһәрен атады. Азатлык шул шәһәрләр мисалында "акыллы шәһәр"нең ни икәнен һәм аларның тормышны ничек җиңеләйткәнен аңлата.

Бу атнада Unacast ширкәте "акыллы" технологияләрне актив кулланган шәһәрләргә күзәтү әзерләде. Исемлектә биш шәһәр бар. Белгечләр фикеренчә, Сингапур, Барселона, Нью-Йорк, Лондон һәм Сан-Франциско шәһәрләрендә иң күп "акыллы" сенсорлар һәм системнар кулланыла.

Акыллы шәһәр төшенчәсе инде берничә дистә ел кулланыла. Аны төрле белгечләр төрлечә аңлый, тик төп фикер белән барысы да килешә: акыллы шәһәрдә инновацион технологияләр замана таләбенә туры килгән тормыш сыйфатын тәэмин итәргә тиеш. Бу шәһәрдәге инфраструктура, идарә итү системнары, тораклар һәм социаль институтларны икътисади һәм экологик яктан мантыйклы куллануны күз алдында тота.

"Акыллы шәһәр" тормышны ничек яхшырта ала соң? Unacast исемлегенә таянып, биш конкрет мисалга тукталыйк.

Сингапур

Бу шәһәрдә теге яки бу урында халык тыгызлыгын билгеләгән җиһазлар һәм сенсорлар урнаштырылган. Бу транспорт системын идарә итүне җиңеләйтә: кеше күбрәк булган җиргә транспорт күбрәк җибәрелә, һәм киресенчә: ихтыяҗ булмаган җирдә транспорт кими.

Сингапурның Юхуа дигән районында бер кварталда йортларның барысы да су һәм электр энергиясен күзәтүче җайланмалар белән җиһазландырылган. Алар анда яшәүчеләргә ресурсларны саклау турында киңәшләр бирә һәм күрсәткечләрне анализлау өчен тиешле идарә органнарына җибәрә бара.

Шәһәрдә телемедицина дигән тагын бер кызыклы инициатива бар. Табиблар киңәшләрен хәзер монитордан гына бирә ала. Алар игътибар белән авыруларны карый, күзәтә һәм тиешле дәвалану тәртибен аңлата. Әлбәттә, бу тест режимындагы инициатива бары тик җиңел авыруларга карый. Ихтыяҗ булганда ашыгыч ярдәм машинасы, хастаханә гадәти режимнары белән эшли.

Барселона

Барселонада энергия куллануны киметкән чыбыксыз диодлы яктырткычлар урнаштырылган. Моннан тыш шәһәрдә явым-төшемне күзәткән җайланмалар бар, алар су сибү системына ярдәм итә, яңгыр яву яки һава дымлылыгына бәйле суны экономияли. Шулай ук яңгыр вакытында мисал өчен фонтаннар сүндерелә. Бу елына 550 мең доллар чамасы сакларга мөмкинлек бирә.

Mobile World Capital Barcelona ширкәте машиналарны урнаштыру проектын тормышка ашыра. Ул машина йөртүчеләргә машина өчен урынны смартфонга бер басу белән резервларга һәм аңа түләргә мөмкинлек бирә. Шулай ук җиңел генә теге яки бу йорт янында машина өчен урын булу-булмавын белеп була.

Нью-Йорк

Биредә һәр шәһәрлене югары тизлекле интернет белән тәэмин итү максатын куйганнар. Моның өчен урамнарда махсус баганалар бар. Алар интернеттан тыш башка мөһим вазифа башкара: һава сыйфатын тикшерә, юл трафигын күзәтә, энергия кулланылышын тикшерә.

Ышану авыр, ләкин түләнмәгән салымнар һәм коммуналь бурычлар, райондагы җинаятьләр һәм очраклы һәлакәтләр статистикасы янгын чыгу ихтималы зур булуын фаразлый. Нью-Йоркның мондый махсус күзәтү програмына инде 330лап мең йорт кертелгән һәм белгечләр фикеренчә, бу чыннан да янгыннарны тизрәк сүндерү мөмкинлеген бирә.

Лондон

Лондонда исә күбрәк юл тыгымнары һәм машиналар өчен урын турында уйлыйлар. Нәтиҗәдә, шәһәр хакимияте бу проблемнарны чишүне технологик стартапларга биргән.

Бу максаттан шәһәрдә дистәләгән онлайн хезмәт һәм кушымталар эшли. Алар трансорт схемаларын аңлата, иң тиз маршрутлар төзи һәм кирәкле транспортларга соңга калмаска ярдәм итә.

Сан-Франциско

Бу шәһәрдә машиналар өчен урын проблемы бәя белән чишелә. Берәр урамда машиналар саны күп икән, анда машина кую бәясе дә арта. Буш урамнарда исә систем, киресенчә, тарифларны киметә.

Электр машиналар өчен дә инфраструктура үсә. Мәсәлән, Сан-Францискода электромобильләр өчен 110 станция каралган. Начар күрүче кешеләр өчен дә махсус навигация програмнары эшли. 2020 елга шәһәрдә чүп калдыкларын 0% итү максаты тора, бөтен чүпләр эшкәртелергә тиеш.

XS
SM
MD
LG