Accessibility links

җомга, 28 апрель 2017, Казан вакыты 17:18

21 февраль – Халыкара ана теле көне уңаеннан Азатлык милли телләрнең бүгенге хәле, киләчәге турында әңгәмәләр, мөһим мәгълүматлар, кызыклы видеолар, сынаулар тәкъдим итә. Шәлкемне Европа шурасының телләрне саклауга багышланган мөһим документы – төбәкләр яисә азчылыклар телләре хартиясе белән танышудан башлыйбыз.

Хартия нидән гыйбарәт?

Әлеге хартия – азчылыклар телләрен яклау һәм үстерүне максат итеп куйган Европа шурасы конвенциясе. Асаба халыклар яки милли азчылыклар телләренең Европа хартиясе 1992 елның 5 ноябрендә Страсбургта кабул ителгән. Ул Европа шурасына кергән илләрне җирле телләр һәм азчылыклар телләрен саклауны һәм аларга ярдәм итүне йөкли. Хартия җәмгыяви тормышның төрле өлкәләренә карый: мәгариф, медиа, хокук һәм мәхкәмә эшләре, мәдәни чаралар. Европа шурасы төрле илләрдә хартия таләпләренең тормышка ашу-ашмавын күзәтеп бара.

Кабул итү һәм ратификацияләү

Милләтара һәм телара мөнәсәбәтләр һәр дәүләттә диярлек четерекле сәяси мәсьәлә булганга күрә, күпчелек җирдә хартияне кабул итү яки ратификацияләү авыр һәм озак бара. Кайбер илләр (аеруча икътисади кризис кичергән) гомумән үз өстенә яңа матди җаваплылык алырга теләми. Бүгенгә кадәр Европа шурасының 47 әгъза илнең 24е генә хартияне ратификацияләгән, 9ы ратификацияләүсез кабул иткән. Кабул итүче һәм ратификацияләүче илләр хартия таләпләрен кайсы телләргә карата кулланылганын да күрсәтергә тиеш. Кабул итү һәм ратификацияләү арасында вакыт аермасы төрлечә. Мәсәлән, Чехия һәм Германия ратификациягә 6 ел әзерләнде, Дания – 8 ел, Австрия, Испания, Украина – 9 ел, Люксембург – 13 ел.

Нинди авырлыклар?

Европаның күп кенә илләре хартияне кабул итмәде һәм ратификацияләмәде: Албания, Андорра, Бельгия, Болгарстан, Греция, Грузия, Ирландия, Латвия, Литва, Монако, Португалия, Сан-Марино, Төркия, Эстония.

Бу беренче чиратта әлеге илләрдәге сәяси һәм икътисади авырлыклар белән бәйле. Шулай ук титул милләтләрнең азсанлы җирле халыклар, милли азчылыклар белән бәйләнеш тарихы да зур роль уйный. Мәсәлән, Балтыйк илләрендә (Латвия һәм Эстония) хакимиятләр сәяси сәбәпләр аркасында хартияне ратификацияләүдән катгый рәвештә баш тарта, чөнки андагы милли азчылыклар күптән түгел барлыкка килгән дип исәпләнә (беренче чиратта урыс милли азчылыгы).

Хартиянең файдасы нидә? Уңыш үрнәкләре

Хартияне куллану нәтиҗәсендә бик күп илләрдә тел өлкәсендә алга китешләр булды. Азчылык теле статусы булмаган телләргә әлеге статус бирелде (мәсәлән, Словениядә хорват теленә). Нидерланд илендә махсус фриз фамилияләрен куллану рөхсәте бирелде. Төньяк Ирландиядә хосусый радиостанциягә ирланд телендә эшләү өчен лицензия бирелде. Норвегиядә сәламәтлек саклау оешмаларында саам телен куллану иреклеге гарантияләнде. Швециядә хокук һәм мәхкәмә өлкәсендә фин телен рәсми рәвештә куллану рөхсәте бирелде. Финляндия татарлары хартия ярдәмендә хакимияттән финанслау ала.

Ни өчен Русия хартияне ратификацияләми?

Русия хартияне 2001 елда кабул итте, ләкин әлегәчә ратификацияләмәде. Илдә халыклар һәм җирле телләр Русиядә башка илләрдәгедән күбрәк булганга күрә, хартияне ратификацияләү һәм таләпләрен үти башлау Мәскәүгә финанс яктан авырлык китерергә мөмкин. Икенче мәсьәлә - Русиядә җирле телләрнең күп булуы кайсы телне хартия таләпләренә туры китереп якларга һәм үстерергә кирәклеген билгеләү. Бу шактый четерекле һәм бәхәсле тема. Өченчедән, Мәскәү хәзерге вакытта Көнбатыш белән авыр мөнәсәбәтләрдә булганга күрә, Европа шурасы таләпләрен үтәү Кремль өчен ашыгыч мәсьәлә була алмый.

Русия хартияне ратификацияләсә, татар теленә файда була аламы?

Әйе дә, юк та. Беренчедән, татар теле саклау астына кергән телләр исемлегенә кермәскә дә мөмкин, чөнки Русиядә татар теленнән шактый авыррак хәлдә булган телләр дә бар. Икенчедән, татар теле – билгеле бер республикага бәйле булган рәсми дәүләт теле статусына ия. Шуңа күрә, хартия ратификацияләнеп татар телен саклау һәм үстерү програмы башланса да, федерал үзәкнең аны Казан җилкәсенә йөкләп калдыру ихтималы зур. Ә Татарстанның бу өлкәдәге тырышлыкларын шактый уңышлы дип бәяләү авыр. Бу очракта програмны тормышка ашыру турында Европа шурасы каршында җавап тоту шарты гына ярдәм итәргә мөмкин.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG