Accessibility links

сишәмбе, 28 март 2017, Казан вакыты 01:32

Кырымтатар язучылар берлеге рәисе итеп Урие Эдемова сайланды


Урие Эдемова

Урие Эдемова

12 февраль Акмәчеттә үткән кырымтатар язучылары берлеге җыелышында берлекнең яңа рәисе итеп язучы Урие Эдемова сайланды.

Җыелышта язучылар рәислеккә өч намзәтне чыгарды. Берсе намзәтлеген үзе кире какты. Шулай итеп сайлау исемлегенә ике язучы - Урие Эдемова һәм Аблязиз Велиев кертелде.

Сайлауда катнашкан 23 язучыдан 13 тавыш - Урие Эдемова, 2 тавыш - Аблязиз Велиев өчен бирелде. Калган бюллетеньнәрдә ике намзәткә дә каршы тавыш бирелде. Шулай ук җыелышта берлекнең сәркатибе һәм 7 кешелек идарәсе, ревизион комиссиянең җитәкчесе сайланды. Бүгенге көндә кырымтатар язучылар берлегендә 29 кырымтатар язучысы әгъза булып тора.

Язучы Урие Эдемова 1938 елда Кырымда туган. Прозаик. Ташкентта Г.Гөләм исемендәге нәшриятта кырымтатар әдәбияты бүлеге мөхәррире булып эшләгән. Хикәя, повестьлар, “Айдын гедже” (“Якты төн”) романы авторы.

Кырымтатар язучылары берлегенең элеккеге рәисе Риза Фазыл үткән елның 26 ноябрендә Акмәчет хастаханәсендә вафат булды. Аңа 88 яшь иде. 2015 елның февралендә Азатлыкка биргән әңгәмәсендә ул "аннексияләнгән Кырымда кырымтатар әдәбиятының киләчәге билгесез" дип белдергән иде.

XS
SM
MD
LG