Accessibility links

якшәмбе, 30 апрель 2017, Казан вакыты 08:26

"Тәртип FM" радиосы тирәсендә шау-шу тынмый, төп сорауларга һаман да җавап юк. "Тәртип"не тудырган, аны үстерүгә көч салган кешеләр читкә этәрелгән. "Тәртип FM" радиосы хезмәткәрләре Татарстан җитәкчеләренә дөрес мәгълүмат җиткерелмәгән дип белдерәләр һәм ешлык өчен көрәшүләрен дәвам итәргә ниятлиләр.

Азатлык ике радионы кушуны хезмәткәрләр ничек кабул итүе, "Тәртип"не саклап калу уңаеннан имза җыю эшенең ничек баруы турында "Тәртип FM" ҖЧҖ мөдире Ризәлә Исмәгыйлевадан сорашты.

– Ризәлә ханым, FM ешлыгында өч радио эшли иде, шуларның берсе – "Тәртип FM". Аның ешлыгы сатылды, 1 февральдә татар телле радионың эшчәнлеге туктатылды. Татарстан җитәкчелеге бу хәлне белгәч, мәсьәләне хәл итәргә вәгъдә итте. Нәтиҗәдә бөтен контент "Болгар" радиосына бирелде дип игълан ителде, “ТНВ” телерадиокомпаниясе хуҗалары тарафыннан әлегәчә журналистларга анык кына берни аңлатылмады. Сез, “Тәртип FM” радиосы хезмәткәрләре, мондый карарны ничек кабул иттегез?

Ике радионы берләштерү мәсьәләне хәл итми

– Безнең куелган максат – икене юк итеп бер итү булмады. Безнең ният – “Тәртип”не саклау. Мин бу вазгыятьне бер сынау итеп кенә кабул итәм. Ил башында утырган кешеләр акыллы булуларына ышанам, бәлки, радиоларны кушкач, халык ничек кабул итәр икән дип карарга ниятлиләрдер, кешеләрнең реакциясен тикшерә торганнардыр. “Болгар” белән кушуны да мин белмәдем, безгә алдан әйтмәделәр, мин аны телевизордан белдем. Әмма ике радионы берләштерү – бу мөһим мәсьәләне хәл итү юлы түгел. “Болгар” озак еллар дәвамында эшли, аның үз аудиториясе бар. “Тәртип”нең үз тамашачысы, алар бөтенләй башка, безнең форматлар бөтенләй кисешми, без төрле юнәлештә эшлибез. Безнең тыңлаучылар үзгә, аларны шактый еллар тәрбияләргә кирәк. “Тәртип” “Болгар”га кереп утыра икән, аның аудиториясенә сөйли башлыйбыз икән, “Болгар”ны тыңларга күнеккән кешеләр безне кабул итәчәк дигән сүз түгел. Татарда пәри башка, җен башка дигән әйтем бар. Һәр радионың үз аудиториясе, үз максаты, һәрберсе үзе аерым ешлыкта эшләргә тиеш.

Ризәлә Исмәгыйлева

Ризәлә Исмәгыйлева

– Әлеге вакытта кушу процессы ничегрәк бара? “Тәртип”нең дә коллективы бар. Сез барыгыз да анда эшлиячәксезме? Сезгә нәрсә диделәр?

– Минем белән "ТНВ" мөдире Илшат Әминев очрашып вакланып тормады. Шулай да мин аның урынбасары Наилә Хәйдәрова, “Болгар”ның музыкаль мөхәррире Илфар Кәримов белән очраштым. Алар яңа тапшырулар челтәрен күрсәттеләр. Иртәнге 10га кадәр “Болгар” эшли, 10нан кичке 5кә кадәр “Тәртип” булачак диделәр. Аннары тагын “Болгар” эшен дәвам итәчәк. Бу барысы да бер ешлыкта. Ягъни “Тәртип” “Болгар”да кунакта форматында эшләячәк. Дөресен әйтәм, моның белән риза түгелмен. Безнең максат – халык канәгать булырлык радио булдыру.

“Тәртип”не тудыручылар, аны тартып баручылар рәтендә мин дә, хезмәттәшем Ләйлә Ялалова да бар, эшкә дәшкән кеше юк. Без читкә этәрелдек. “Тәртип”тә авторлык тапшырулар эшләүче шәхесләр бар, алар белән аерым-аерым сөйләшүләр бара икән, әмма бу кешеләр безгә сездән башка эшләмибез, ди. Алар да мондый карар белән риза түгел.

Бу венигретка охшаш нәрсәдер килеп чыкты

Бу винегретка охшаш нәрсә килеп чыкты. Моңа кадәр “Болгар”ның “Тәртип” форматында эшләрлек бөтен мөмкинлекләре бар иде. Алар бит чынында татар сәнгатенең алтын фондына ия, татарның мәдәни хәзинәсе өстендә утыра. Берсе дә аларга иске җырларны кулланырга, әйләндерергә комачауламады. “Тәртип” моңа кадәр булмаган, халык сусаган форматны сайлап эшли башлады һәм шул юнәлештә эзмә-эзлекле эш алып барды.

Без өч радио идек, без шулай булып калырга да тиеш идек. Тату, бердәм булып, бер-беребезне хөрмәт итәргә тиешбез. Әмма монда чиста булмаган астыртын уен башланды. “Болгар”га барганда ихлас күңелдән ничек бар, шулай сөйләдем, барысын да аңлаттым. Бүген берсе дә шалтыратмый да. Безне икебезне матур гына итеп читкә этәреп куйдылар да, авторларга шалтыратып, рәхәтләнеп бездән башка да “Тәртип”не ясап була дип эшкә тотындылар. Шаккаттым, түзмәдем, утырып еладым. Күңелем әрни. Бу бит дәүләт радиосын бизи торган күренеш түгел. Авторларга “Болгар”га бармагыз дия алмыйм. Безнең алар белән килешүләр булса да, аларның мөмкинлекләрен чикли алмыйм. “Болгар”ның аудиториясе киң, кешегә танылу өчен шартлар бар.

“Тәртип” – без тудырган бала. Ул безнең өчен бик кадерле. Кешечә эшләнсен иде. Мин бу вазгыятьне урлау дип атыйм. Урласалар да, халык ихтирамын алдап, талап алынган продукция белән халыкның ышанычын яулап булмый. Гадел башкарылсын иде бу эш. “Тәртип”не ябу – мәчетнең мананарсын кисү белән бер. Без кешенекен урламыйбыз, башкалар да андый адымга бармасын иде.

– Ризәлә ханым, “Тәртип” ешлыксыз калгач, сез яңа ешлык сорап петиция оештырдыгыз, халык интернетта да имза куя, волонтерлар да эшли иде. Бу петиция язмышы ни булып бетәчәк?

– Бүген метроларда муеннарына язу асып имзалар җыеп йөргән кешеләр бар, мин аларга ни әйтергә дә белмим, “Эшегез юкка булды” дип әйтә алмыйм. 10 меңнән артык имза җыелды. Бу сүзне әйтәм икән, “Тәртип”не батырам булып чыга. Халыкка көн саен азаны, вәгазе, затлы җырлары, тапшырулары булган “Тәртип” кирәк. Мин кирәкми, җыймагыз дия алмыйм. Бу – җитәкчелек сүзенә буйсынмау, баш ияргә теләмәү дә.

– Бу имзаларны нишләтәчәксез? 15 февраль Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республикадагы телеканал җитәкчеләре белән очрашачак. Сез аңа нинди сорау бирер идегез?

– Имзаларны Татарстан җитәкчеләренә алып барырга телибез. Халыкның ярдәме, имзалары белән ешлыкка ия булсак, үзаллы тагын да яхшырак сыйфатлы радио булдыра алабыз.

Миңнеханов “Тәртип”не читкә этәрегез, аларның хезмәтен тартып алыгыз, урлагыз, дигән күрсәтмә бирмәгән

Президент белән очрашырга минем мөмкинлегем булмас. Турысын әйткән кешене яратып бетермиләр. Мин – оптимист кеше, җитәкчеләребезне дә хөрмәт итәм. “Тәртип” мәсьәләсен алар төптән аңлап бетермәгәннәр дип уйлыйм. Президент саклап калырга теләде, әмма кушканны эшләүчеләрнең ялгышы белән ике радио берләштерелде. Аңлашылмаучанлык килеп чыккандыр дип уйлыйм. Мөмкинлек булса, каршыларына утырып барасын да аңлатыр идем. “Тәртип”кә аерым ешлык кирәген аңлатасым килә. Рөстәм Миңнеханов “Тәртип”не читкә этәрегез, аларның хезмәтен тартып алыгыз, урлагыз, моңа ялган юллар белән ирешегез дигән күрсәтмә бирмәгән. Бу президентның кушуы түгел. Моңа әле нокта куелмаган. Өметем бар.

– Сез үзегез бу проблемны ничек хәл итү юлларын күрәсез?

– Без бүген аптырган үрдәк хәлендә. Болай да уйлап карыйбыз, тегеләй дә уйлыйбыз. Беренчесе – без оештырган җаваплыгы чикләнгән оешма бар, "Тәртип FM" дип атала. “Тәртип” контентына безнең авторлык хокуклар бар. Әлегә Мәскәүдән лицензия килүен көтәбез. Халык имзалары белән Мәскәүдә ешлык алу конкурсында катнашу юлы бар. Ләкин бу – бик катлаулы, авыр эш.

Икенче юл болайрак. Татарстанда буш ешлыклар бар. Аларны алырга була, әмма бу финанслар таләп итә. Милләтенә булышам дигән татар бае килеп чыгып аны эшләтеп җибәрә ала. Татар халкы тырыш бит, хәлле кешеләре дә бар. “Тәртип” өчен ешлыкны сатып алыр өчен берничә кеше берләшергә дә мөмкин. Дәүләттән елга бер тапкыр грант рәвешендә акча да бүленсә ярдәм булыр иде.“Тәртип” азмы-күпме үзен тәэмин итә алырлык радио, ялгышмасыннар, әби-бабайлар өчен генә эшлиләр, бер тиен акча да эшләми дип уйламасыннар. Өч ел эчендә “раскрутка” үттек, реклама тотып килүчеләр булды, аның белән шөгыльләнүче генә юк иде.

* * * *

Азатлык хәбәрчесе "ТНВ" җитәкчесе Илшат Әминовка бу мәсьәләдә ачыклык кертер өчен шалтыратты, әмма ул вакыт юк дигән сылтау белән сөйләшүдән баш тартты.

Ә сораулар ачык кала. Ни өчен "Тәртип FM" радиосы ешлыксыз калды? "Болгар" радиосы ни өчен "Тәртип"не барлыкка китергән кешеләр белән киңәшләшмичә эш итә? Ни өчен "Болгар" радиосы татар җырларының алтын фондына ия була торып та моңа кадәр аны үз эшчәнлегендә кулланмады?

Ике радионы кушып берне ясауны кем дә булдыра. Татарстанның бүгенге абруе белән, мөмкинлеге белән татар радиосына ешлык алуны булдыру юнәлешендә Татарстан Дәүләт шурасы депутаты да булган Илшат Әминов та, Татарстан җитәкчелеге дә эш алып барачакмы?

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG