Accessibility links

Кайнар хәбәр

Трамп киңәшчесе Майкл Флинн Русия белән бәйләнешләре аркасында вазифасыннан китте


Майкл Флинн
Майкл Флинн

Флинн Вашингтондагы Русия илчесе Сергей Кисляк белән сөйләшүе турында вице-президент Майкл Пенска дөрес мәгълүмат бирмәве өчен гафу үтенә.

Президент Дональд Трампның дәүләт иминлеге ярдәмчесе, хәрби хезмәттән киткән генерал-лейтенант Майкл Флинн дүшәмбе кич АКШ президенты киңәшчесе вазифасын бушатты. Бу хакта америка матбугат чаралары Флинның эштән җибәрүне сорап язылган хатына таянып хәбәр итә.

Флинн үз хатында Вашингтондагы Русия илчесе Сергей Кисляк белән сөйләшүе турында вице-президент Майкл Пенска дөрес мәгълүмат бирмәве өчен гафу үтенә.

Берничә көн элек Флинн вице-президент Пенсны һәм башка югары түрәләрне Русиянең АКШтагы илчесе Кисляк белән Обаманың соңгы айлардагы гамәлләре турында сөйләшмәдек дип ышандырган. Флинн сүзләренчә, урыс илчесе белән сөйләшү Яңа ел белән котлашу һәм башка вак темалар турында гына булган.

Ләкин баш прокуратура Ак йортка Флиннның Кисляк белән декабрь ахырында телефоннан чикләүләр турында сөйләшүе һәм моны хакимияттән яшерүе турында җиткерә. Майкл Флинн сер булып сакланырга тиешле мәгълүматны тапшырган, өстәвенә, яңа президент үз вазифасына керешкәнче мондый мөһим мәсьәләләр турында фикер алышу кагыйдә бозу дип санала.

Американың күзләүгә каршы хезмәте Кислякның телефоннан сөйләшүләрен тыңлауны гадәти тәртиптә алып барган диелә.

New York Times Ак йорттагы үз чыганакларына таянып, Флинн киткәннән соң бу вазифага хәрби хезмәттән киткән генерал-полковник һәм Үзәк күзләү идарәсенең элекке җитәкчесе Дэвид Петреус килергә мөмкин дип яза.

Обама хакимияте Петреусны хезмәтендәге яшерен мәгълүматны үзенең биографына ачканы өчен вазифасыннан китәргә мәҗбүр иткән иде.

XS
SM
MD
LG