Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО Иминлек шурасы Пхеньянның ракета сынауларын хөкем итте


Төньяк Корея җитәкчесе Ким Чен Ын ракета сынауларын күзәтә (2017 елның 11 феврале)
Төньяк Корея җитәкчесе Ким Чен Ын ракета сынауларын күзәтә (2017 елның 11 феврале)

БМО Иминлек шурасы, Төньяк Корея ракета һәм атом-төш коралы сынауларын туктатмаса, "яңа чаралар" күрү белән яный.

Дүшәмбе кич Берләшкән милләтләр оешмасының Иминлек шурасы Көньяк Корея тарафыннан уздырылган ракета сынауларын киске хөкем итте.

Иминлек шурасы, Пхеньян ракета һәм атом-төш коралы сынауларын туктатмаса, "яңа чаралар" күреләчәк дип кисәтә. Иминлек шурасының мондый белдерү белән чыгыш ясавының сәбәбе булып Төньяк Кореяның 2016 елның 19 октябрендә һәм быел 11 февральдә уздырган ракета сынаулары тора. Белдерүдә атом-төш коралын очыру җиһазлары төзүнең БМО резолюцияләренә каршы килүе һәм киеренкелекне арттыруы языла. Моннан тыш, БМО әгъзалары булган барлык илләр дә Төньяк Кореягә Иминлек шурасы тарафыннан 2006 елда кертелгән чикләүләр турындагы алты резолюцияне үтәргә чакыра.

Элегрәк Төньяк Кореядагы әлеге хәлгә бәйле, БМОның баш секретаре Антонио Гуттереш һәм АКШ президенты Дональд Трамп та кискен белдерү белән чыкты. Трамп Пхеньян гамәлләренә "җавап бирергә" вәгъдә итте. "Төньяк Корея зур проблемнар тудыра" дигән иде АКШ президенты.

11 февральдә җибәрелгән ракета 500ләп чакрым ераклыкка очкан. Көньяк Корея саклану министрлыгы белдерүенчә, ракета Төньяк Кореяның Пхунан-Пукто вилаятеннән Япон диңгезенә таба очырылган.

Былтыр Төньяк Корея ике атом-төш шартлавы оештырган һәм 20 ракета очырган иде.

XS
SM
MD
LG