Accessibility links

чәршәмбе, 1 март 2017, Казан вакыты 21:13

Азатлыктагы Ана теле атнасы уңаеннан Башкортстанда башкорт телен укытуның ни хәлдә булуын белештек. Белгечләр арасында башкорт теле тиешле дәрәҗәдә укытылмый, ул башка фәннәр белән чагыштырганда икенчел дәрәҗәдә дигән фикер белдерүчеләр дә бар.

21 февраль – Ана теле көне уңаеннан Азатлыктагы Ана теле атнасы кысаларында Башкортстандагы мәктәпләрдә башкорт теленең хәлен белештек, белгечләр белән башкорт телен укытудагы проблемнарны барладык. Дәүләт оешмаларында эшләүчеләр башкорт телен укытуны матур итеп күрсәтергә омтылганда, галимнәр арасында вазгыятьнең шактый кискен булуын белдерүчеләр дә бар.

UNESCOның 2013 елдагы хисабында Русиядә яшәгән милләтләр сөйләшкән 131 телгә киләчәктә юкка чыгу куркынычы яный һәм алар арасында башкорт теле дә бар дип белдерелде. Белгечләр фикеренчә, теге йә бу телдә дәреслекләр чыкмаса, басыла калганда да, дәреслекләр белән кызыксыну булмаса, дәүләт эшләрендә телне куллану кирәклеге бетсә, тел югалу юлына баскан дигән сүз. "Кухня теле" буларак аралашкан һәм җыр-биюдә генә кирәк дип саналган телнең киләчәге юк, ди UNESCO белгечләре.

"Министрлык башкорт теленнән БДИ кертә ала"

Башкортстан мәгарифе ветераны, "Аркадаш" оешмасы рәистәше Вәлиәхмәт Бәдретдинов та соңгы 7-8 елда башкорт теленә юкка чыгу хәвефе көчәйде дип белдерә. Вәлиәхмәт әфәнде әлеге хәлгә китергән берничә сәбәпне барлады.

Вәлиәхмәт Бәдретдинов

Вәлиәхмәт Бәдретдинов

"Моңа иң башта, авылларда яшәгән халыкның азаюы сәбәп булып тора. Авыл хуҗалыгы җимерелде. Халык эш эзләп чит төбәкләргә китә. Анда бер өлеше катнаш гаиләләр кора. Саф башкорт гаиләләре дигәннәрендә дә балалар ул төбәкләрдә туган телдә белем алудан мәхрүм", ди ул.

Аннан да кала, Бәдретдинов башкорт телен укыту ысуллары да, күп фәннәр белән чагыштырганда, артка калган дигән фикердә.

"Үзебезнең мәктәпләргә килгәндә, яңа технологияләр, электрон әсбаплар тиешле дәрәҗәдә түгел. Әгәр алар, мәсәлән, шул ук инглиз теле әсбаплары дәрәҗәсендә булса, нәтиҗә икенче төрле булыр иде. Бу икенче сәбәп, ягъни, туган телне укытуда заман технологияләрен тиешле дәрәҗәдә файдалана алмау", диде Азатлыкка Вәлиәхмәт әфәнде.

Рус халкының 70-80 проценты башкортча укытуга каршы түгел

Аның фикеренчә, укучы башкорт телен яратсын, үзенеке итсен өчен мәгълүмат чаралары да тиешенчә эшләми диярлек. Бәдретдинов төбәктәге түрәләр теләсә, башкорт теленнән дә БДИ керттереп, укучыларда республикадагы дәүләт теленә карата ихтирам уята алыр иде дигән тәкъдим белән чыга.

"Мәгарифтәге яңа стандартларда "укыту федераль һәм дәүләт стандартлары нигезендә башкарылырга тиеш" дигән юл бар. Федераль дигәне аңлашыла, баксаң, дәүләт дигәне төбәкләрдәге дәүләт телләрендә дигәнне дә үз эченә ала икән. Моңа ярашлы, төбәкләрдәге мәгариф министрлыклары, кирәк дип тапса, башкорт теленнән Бердәм дәүләт имтиханы кертә ала. Дөрес, моның өчен федераль министрлыктан рөхсәт алу кирәк.

Башкорт телен дәүләт теле буларак укытуга килгәндә, республикада яшәүче урыс халкының 70-80 проценты аны укытуга каршы түгел. Каршылыкларны ясалма тудыралар. Без исә урыс телен урысларның үзләреннән дә яхшырак белергә тиеш", дигән фикердә Вәлиәхмәтов.

"Милли телләрне бетермәскә чакырдык"

Русиянең һәм Башкортстанның атказанган укытучысы, филология фәннәре кандидаты Фәнзил Саньяров Мәскәүдәге мәгариф түрәләренең милли телләрне укытуга әледән-әле каршы төшеп торуын ассызыклый. Азатлык белән әңгәмәдә ул елъярым элек Казанда узган чарада Русия мәгариф академиясе президенты Людмила Вербицкаяның милли мәктәпләргә каршы әйткән фикерен дә искә алды.

Фәнзил Саньяров

Фәнзил Саньяров

"Русия мәгариф системында туган телләрне укыту мәсьәләсе бик кискен тора. Русиядә 43 мең урта белем бирү оешмасы бар. Шуларның нибары 4 меңендә генә укыту ана телендә. Алар Башкортстан, Татарстан, Чуашстан, Якутия, Бурятия, Чечня кебек милли республикаларда.

Ике ел элек Татарстан Дәүләт шурасында телләр укыту мәсьәләсендә парламент тыңлаулары узган иде. Чарада Башкортстан, Чуашстан, Бурятия һәм башка төбәкләрдән килгән вәкилләр катнашты. Анда академик Людмила Вербицкая, милли телләрне укыту сәбәпле, урыс телендә БДИ бирү аксый, урыс телен укытуны күтәрү өчен шул 4 мең мәктәпнең санын киметү кирәк дигән фикерен белдергән иде. Без милли телләрне бетерүгә юл куймаска чакырдык. Киләчәк ни күрсәтер.

Төрле милләт балалары арасында башкортча су урынына эчкәннәре дә бар

Бүген урыс телен үстерүгә игътибар бирелә. Башкорт телен дәүләт теле буларак укыту Уфада яхшыра бара. Башкорт телен укыган төрле милләт балалары арасында телне су урынына эчкәннәре дә бар. Без аларны ата-аналарына күрсәтергә тиеш. Чөнки ата-аналар арасында башкорт теле кирәкми дигән негатив күренеш тә бар. Ә башкорт теленә җитди караган мәктәпләрдә Башкортстанда яшәгәнгә күрә, толерант булганга күрә, телне белергә кирәк дигән юлдан баралар", ди Саньяров.

Башкорт гимназиясендә ата-аналарның башкорт теленә ризасызлыгы беткән

Азатлык, Ана теле атналыгы уңаеннан, башкорт теленә ихтирам булган гимназияләрнең берсендә булып кайтты. Уфадагы 102нче башкорт гимназиясендә элек кайбер ата-аналар башкорт телен өйрәнүгә каршы булса, хәзер андый каршылык бөтенләй күренми, ди мөдир урынбасары Сәгыйрә Миндиярова.

90нчы елларда ачылган гимназиядә 1150 бала белем ала. Алар арасында рус, вьетнам һәм башка милләт балалары да бар.

Вьетнам кызы Линь До 8 сыйныфта укый. Ул: "Башкорт телен дә өйрәнү бик ошый", дип әйтә. Икенче сыйныф укучысы Вадим Фролов физкультураны бигрәк тә ярата икән, ул да "башкорт теле ошый" ди.

Башкорт теленә өйрәтү өчен гимназиядә заманча алымнар кулланыла. Шуңа күрә, Башкортстанда иң яхшы электрон мәктәп диләр 102нче гимназия хакында.

1 сыйныфтан алып 9 сыйныфка кадәр һәр паралельдә дә аерым башкорт сыйныфы бар. Аларда физика, химия, математика, географиядән кала барлык фәннәр дә башкортча укытыла. Аның өстенә башкорт телен һәм әдәбиятын өйрәнүгә дә сәгатьләр күбрәк бүленә. Әйтик, республиканың дәүләт телләре програмы нигезендә, гимназияләрдә башкорт телен өйрәнүгә атнасына 5 сәгать бирелә. Урыс сыйныфларында башкорт телен дәүләт теле буларак укытуга атнасына икешәр сәгать каралган.

Уфадагы 102нче башкорт гимназиясе укучылары

Уфадагы 102нче башкорт гимназиясе укучылары

10-11 сыйныфларда башкорт теле һәм әдәбияты атнасына икешәр сәгать керә.

Гимназиядә сыйныфтан тыш булган бөтен тәрбия чаралары да башкорт телендә үтә. Төрле очрашулар, бәйгеләр, концертлар көн дә диярлек булып тора.

Башкортстанда 51 башкорт гимназиясе бар, аның сигезе Уфа каласында.

"Укыту төрен сайлау мәктәп мөдирләреннән тора"

Башкортстан Мәгарифне үстерү институтының башкорт һәм башка туган телләр кафедрасы мөдирәсе, филология фәннәре кандидаты Зәкия Габитова башкорт теле республика мәктәпләрендә өч төрле укытыла дип сөйләде.

Зәкия Габитова

Зәкия Габитова

"Бүген башкорт телен укыту өч төрле бара. Беренчесе – башкорт мәктәпләрендә, икенчесе – урыс мәктәпләрендә дәүләт теле буларак һәм өченчесе – урыс мәктәпләрендә белем алган башкорт балалары өчен", ди ул.

Аның сүзләренчә, мәктәпләр китаплар һәм әсбаплар белән тулысынча тәэмин ителгән.

"Башлангыч сыйныфлар өчен әсбаплар яңа стандартлар нигезендә Мәскәүдә экспертиза узды. Әле калган сыйныфлар өчен экспертиза нәтиҗәләрен көтәбез. Ул февраль ахырында билгеле булачак. Башкорт теле һәм әдәбияты укыту-методик тупланмасы исемлегенә 27 дәреслек кертелгән", ди Зәкия ханым.

Урыс теле азрак укытыла дигән ялгыш фикер таралган

Аның фикеренчә, ата-аналарның башкорт телен укытуга тискәре карашы укытуда күпмедер дәрәҗәдә киртә дә булып тора.

"Төп авырлык ата-аналарның ана теленә битараф каравы. Алар балаларын ана теле урыс теле булган сыйныфларга бирергә тырыша. Чөнки алар Бердәм дәүләт имтиханын бирүдән курка. Ана теле башкорт теле булган сыйныфларда урыс теле азрак укытыла дигән ялгыш фикер таралган. Гәрчә башкорт телен уку урыс телен өйрәнү өчен комачау тудырмый.

Бүген республикада 2876 укытучы башкорт теле һәм әдәбияты укыта. Башкорт теле һәм әдәбиятыннан төбәк имтиханы бирү дә каралган. Аны, башлыча, киләчәктә филология факультетларына баручылар гына сайлый.

Башкорт теленнән ел укытучысы бәйгесе була. Ул Русия күләмендә уза. Анда алтмышлап укытучы катнаша, шуларның 3-5е күрше төбәкләрдән килүчеләр. Аларның белемнәре үзебезнекеләр белән чагыштырганда элек күпкә аксый иде, узган ел Татарстаннан һәм Оренбурдан килгән укытучылар бик нык әзерлекле булуларын күрсәтте", дип сөйләде Азатлыкка Габитова.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG