Accessibility links

чәршәмбе, 1 март 2017, Казан вакыты 21:12

Сладковский: "Чит илдә сатарлык татар көе юк"


Оркестрның баш дирижеры Александр Сладковский чит ил тыңлаучысы күңеленә хуш килердәй татар көйләре юк дип саный.

Татарстан дәүләт симфоник оркестры 4-10 февраль көннәрендә Испаниянең биш шәһәрендә концерт куеп кайткан. Оркестрның баш дирижеры Александр Сладковский әлеге сәфәр алдыннан сәхифәләрендә "оркестрны көтәләр, "татарлар" берьюлы биш концерт күрсәтәчәк" дип белдергән иде. 14 февраль Казандагы матбугат очрашуында Сладковский оркестрның зур уңышлар белән чыгыш ясавын белдерде. Татарстанның сәнгати йөзен дөньяга танытучы буларак оркестр Испания сәфәрендә татар көйләрен дә уйнаганмы? Азатлык Сладковскийга берничә сорау бирде.

Александр әфәнде, Испания програмында татар көйләре бар идеме?

– Кызганычка каршы, юк.

Татарстанның йөзе, татарны танытучы коллектив буларак татар көйләрен кертү кирәк дип саныйсызмы?

– Әлбәттә, кертү кирәк дип саныйм. Аңлыйсыздыр, без тойгы-кичерешләр белән эшлибез, шуңа да тамашачыларда соклану, горурлану хисләрен тудырырга тырышабыз.

Татар әсәрләрен халык нигәдер тиешенчә кабул итми

Оркестрга нинди дә булса матур, яңгырап торган әсәр язып бирегез дигән минем үтенечкә берәү дә – яшьләр дә, тәҗрибәлеләр дә колак салмады. Мин Казанда эшли башлаганнан бирле халыкара дәрәҗәдә яңгыратырлык бер генә әсәр дә тәкъдим ителмәде.

Көнбатыш илләрендә оркестр турында да, татар музыкасы турында да бөтенләй белмиләр диярлек. Хәтта республика, шәһәр исемнәрен дә бутыйлар. Аннан мин "бис"ка нинди җыр башкарырга икәнен белмим. Татарстанда язылган музыканы тамашачы ничек кабул итәчәген без төгәл генә әйтә алмыйбыз. Ник дигәндә, татар әсәрләрен башкарган булды инде, ләкин халык нигәдер аны тиешенчә кабул итми. Уйлавымча, сәбәпләрен татар көен язган композиторлардан сорарга кирәк.

Оркестрның беркайчан да татар көйләреннән генә торган концерт куйганы юк кебек. Кеше килмәс дип куркасызмы? Сәбәбе нидә?

Көнбатышта бары тик сатыла торган продукт белән генә эш итәләр

– Әгәр дә Көнбатыш илләрен күздә тотып әйтәсез икән, мин концертны куючыларга, билет сатучыларга һәм тамаша җыючыларга сатылмый торган, халык кабул итмәгән програм тәкъдим итә алмыйм. Алар бары тик сатыла торган продукт белән генә эшли. Чөнки концерт оештыручыга, иң мөһиме, тулы зал җыеп, күбрәк керем ясау.

– Иң кимендә, яртысы рус-дөньяви классика, яртысы татар классикасы итеп тә ясап булмасмы?

– Татарстанны гына алсак та, 15 февраль Казанда икенче тапкыр Нәҗип Җиһанов исемендәге "Мирас" татар музыкасы фестивале башлана. Без өч концерт куярга планлаштырабыз. Оркестр яртысы рус, яртысы татар классикасын түгел, ә татар музыкасын гына башкарачак. Быел Канадада яшәүче татар (Айрат Ишморатов) һәм безнең оркестр маэстросы (Рөстәм Абязов) дирижер булачак. Яңа әсәрләр дә көтелә.

Мин милли мирасны хөрмәт белән кабул итәм. Юкка гына фестивальның исеме дә "Мирас" дип аталмый. Безнең укытучыбыз, програм төзүче – бик авторитетлы, күп казанышларга ирешкән, үрләр яулаган профессор Вадим Дулат-Алеев. Без дә аның ярдәмендә яңа дәрәҗәгә күчтек дисәм була. Яшь, дөрестән дә, сәләтле композиторларны мавыктыру – бу минем иң төп максатым.

Ә яшь сәләтле композиторлар исемлегенә Эльмир Низамовны кертеп буламы?

– Талантлы композитор буларак, Эльмир Низамовны мин бик якын күрәм. Үзенең әсәрләре белән мин аны хәтта Монте-Карлога да чакырдым. Ул Европада куелачак барлык концертларда да оркестрның аерылгысыз өлешенә әйләнер дип уйлыйм.

– Бу көннәрдә сез нинди яңа татар әсәрен әзерлисез?

– Нәҗип Җиһановның "Тугызынчы симфониясен" әзерлибез. Дөресен генә әйткәндә, ярты гасыр элек язылган симфониядә музыкаль хаталар җитәрлек иде. Без аны идеал вариантка җиткерер өчен дә бик күп көч түктек. Кеше аны шедевр итеп кабул итәргә тиеш.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG