Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыруда русияләрнең 46 проценты Сталинны хөрмәт итүен һәм аңа соклануын белдергән


Сталинны хөрмәт итүчеләр һәм аңа соклану белән караучылар саны соңгы 16 ел эчендә иң югары дәрәҗәгә җиткән.

Левада үзәгенең гыйнвар сораштыруында катнашканнарның 46 проценты Сталинга "соклану", "хөрмәт" һәм "симпатия" белдергән. 2006 елның мартында андыйлар 37 процент тәшкил иткән булган.

Моннан тыш, русияләр Леонид Брежневка һәм Владимр Путинга да яхшырак мөнәсәбәт белдерә башлаган. Брежневны яратучылар саны 11 ел эчендә 39 проценттан 47 процентка, ә Путинны хөрмәтләүчеләр 76 проценттан 83 процентка җиткән.

Левада үзәге уздырган сораштыру нәтиҗәләренә караганда, русияләрнең иң яратмаган дәүләт эшлеклеләре булып Михаил Горбачев, Борис Ельцин һәм Никита Хрущев тора.

Русияләрнең өчтән бер өлеше соңгы 100 ел эчендә Путин чорында гына тормыш яхшыра башлады дип саный, ә 29 проценты идеаль тарихи чор дип Брежнев вакытын атый.

XS
SM
MD
LG