Accessibility links

Чаллының мәдәният идарәсе Габдулла Тукай белән Муса Җәлилне бутаган


Чаллы шәһәре мәдәният идарәсенең "ВКонтакте"дагы рәсми төркемендә Муса Җәлил истәлегенә багышланган митингка чакыру постына Тукай сурәте куелган.

Чаллы шәһәренең мәдәният идарәсе хезмәткәрләре ике татар шагыйрен – Габдулла Тукай һәм Муса Җәлилне бутаган, дип яза chelny-biz.ru порталы.

15 февраль Муса Җәлилнең туган көне алдыннан идарәнең "ВКонтакте"дагы рәсми төркемендә Муса Җәлил истәлегенә багышланган митингка чакыру эленгән. Ләкин текст астына Габдулла Тукай сурәте куелган. Әлеге буталчыкны социаль челтәр кулланучылары сизеп алган.

Хәзер хата төзәтелгән. Текст астында Муса Җәлил фотосы тора. Төркемдә катнашучыларга "төркем диварында язылган хәбәрләрне игътибар белән укып барганнары өчен" рәхмәт сүзләре белдергәннәр.

Икенче дөнья сугышында әсирлектә һәлак булган татар халык шагыйре Муса Җәлилнең тууына быел 111 ел.

XS
SM
MD
LG