Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшел Үзән түрәләренең чегәннәргә карата гамәлләре прокуратурага тапшырылды


Юрист Андрей Сучков
Юрист Андрей Сучков

Хокук яклаучылар Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйковка Яшел Үзән районында чегәннәр белән бәйле хәлгә бәя бирүне сорап мөрәҗәгать итте.

Яшел Үзән районының Айшә авылында Русия ватандашы булган һәм рәсми теркәлгән 100ләп чегән яши.

"2013 елда Александр Тыгин Яшел Үзән районы башлыгы булып килгәч, чегәннәргә карата мөнәсәбәт кискен үзгәрде. Район башлыгы халык алдында чыгыш ясаган вакытта күп проблемнарның сәбәбе итеп чегәннәрне атады", ди Казан хокук яклау үзәге белән хезмәттәшлек итүче юрист Андрей Сучков

Сучков белдерүенчә, Тыгин артыннан чегәннәр турында мыскыллы сүзләрне Яшел Үзән районы хакимияте матбугат хезмәте җитәкчесе Александр Коршунов та әйтә.

Шул сәбәпле чегәннәрне чәчтарашларга, кибетләргә һәм башка җәмәгать урыннарына кертми башлаганнар. Айшә авылында яшәү вакытында әлеге халык арасында нинди дә булса авырулар таралуы билгеле түгел. Шуңа да карамстан, аларны елга ике тапкыр медицина тикшерүе узарга мәҗбүр итәләр, ди юрист.

Айшә урта мәктәбендә чегәннәр өчен аерым "Ц" сыйныфы бар. Яңа ел бәйрәме дә алар өчен аерым уздырылган. Әлеге очракта, хокук яклаучылар әйтүенчә, милләт ягыннан аерып карау билгеләре бар.

2016 елда Яшел Үзән районының тәрбиягә алу бүлеге кайбер чегәннәрне ата-ана хокукыннан мәхрүм итү мәсьәләсен мәхкәмәгә биргән. Ләкин түрәләрнең таләпләре нигезсез булган диелә.

Чегәннәр сүзләренә караганда, аларның яңа туган баланы авылда теркәүдә дә проблемнары килеп чыккан. Айшә авылында аларны теркәүдән баш тарталар.

Кысуның тагын бер чарасы табылган. Хокук яклаучылар белдерүенчә, Яшел Үзән шәһәре мәхкәмәсе чегәннәр яшәгән йортларны канунсыз дип тапкан һәм аларны сүтәргә кушкан.

"12 ел буе әлеге йортлар бөтен кагыйдәләргә туры килә дип саналды", ди Сучков.

Татарстан прокурорына җибәрелгән хатында Сучков "Экстремистик гамәлләргә каршы тору турындагы" канунны бозуга бәйле тикшерү уздыруны һәм чегәннәрне яклауда чара күрүне сорый.

XS
SM
MD
LG