Accessibility links

Bellingcat Донецки өстендә бәреп төшерелгән Боинг һәлакәте турында яңа мәгълүматлар ачты


Bellingcat хисабында телгә алынган Сергей Дубинский
Bellingcat хисабында телгә алынган Сергей Дубинский

Bellingcat тикшерү төркеме Малайзиянең Боинг МH17 лайнерын бәреп төшергән дип саналган "Бук" ракета корылмасын Украинаның көнчыгышына илтүченең исемен атады. Ул хәрби хезмәттән киткән Русия офицеры диелә.

Bellingcat төркеменең хисабы "Хмурый идентификациясе" (Identifying Khmuryi) дип атала һәм Русия офицерына багышлана. Аның телефоннан сөйләшүләрен украин хәрбиләре яздырып былтыр Һолландия тикшерүенә тапшырылган иде.

Халыкара бәйсез тикшерү төркеме Хмурый кушаматы белән йөргән әлеге кешенең исемен атый. Ул - Донецкида туган, Әфганстанны узган, әлеге вакытта Ростов өлкәсендә яшәүче элекке совет офицеры Сергей Дубинский. 2014 елга кадәр Русиянең төп күзләү идарәсендә эшләве билгеле диелә. Bellingcat хисабында аның фотолары да бирелә.

Шул ук вакытта Bellingcat 2014 елның 17 июлендә "Бук" корылмасыннан кем атканын әлегә билгели алмаган.

Bellingcat журналистлар тарафыннан дөньяда барган вакыйгаларнчы ачык чыганаклардан тикшерү өчен булдырылган төркем. Ул Сүриядәге сугышны, Украинады низагны һәм дөньяда барган башка вакыйгаларны бәйсез тикшерү белән шөгыльләнә.

Амстердамнан Куала-Лумпурга юл тоткан очкыч 2014 елның июлендә Донецки өлкәсе өстендә бәреп төшерелде, 298 юлчы һәлак булды.

2016 елның сентябрендә әлеге һәлакәткә бәйле җинаять тикшерүенең беренче рәсми нәтиҗәләре игълан ителде. Нидерланд прокуратурасы җитәкчелегендә эшләүче Халыкара тикшерү төркеме (Joint Investigation Team, JIT) очкыч Русиядән китерелгән һәм атканнан соң кире кайтарылган Бук системы белән бәреп төшерелгән дигән нәтиҗә ясады. Нидерландның Ньювегейн шәһәрендә узган матбугат очрашуында шулай ук ракетның Первомайский бистәсе яныннан атылганлыгы әйтелде. Очкыч бәреп төшерелгән көнне Первомайский Мәскәү яклы сепаратистлар контролендә булган.

XS
SM
MD
LG