Accessibility links

якшәмбе, 30 апрель 2017, Казан вакыты 08:27

Азатлык 1917 елда татар матбугатында дөнья күргән язмалар белән таныштыра.

"Йолдыз" газеты 1905 елда нәшер ителә башлый. Ул иң озак тарихлы татар басмасы санала. Аның мөхәррире Гафур Коләхмәтов була. 1918 елда хакимияткә большевиклар килү белән ул нәшер ителүдән туктый.

"Йолдыз" газеты, Казан
17 февраль 1917

"Йолдыз" 1323 сәнәдә 2 Зөлһиҗәдә чыга башлады. Дүшәмбе, чишәмбе, җомга көнләрдә чыга торган сәяси, иҗтимагый вә әдәби гәзитәдер. Гәзитнең бәһасе: бер ел өчен 4 сум, ярты ел өчен 3 сум, өч ай өчен 1 сум 60 тиен. Адрес алмаштыру өчен 30 тиен алынадыр. Мөштәри һәр ай башында кабул ителә.

Мәктәптә татар теле дәресләре

Беренче китап, Ф. Сәйфи әсәре. Бу китап төзәтелеп һәм арттырылып икенче мәртәбә басылып чыкты.

Бәһасе: берәмләп - 35 тиен. Күпләп - эскидкә.
Адресы: Казан, Уфа. Т-ву “Сабахъ”.

Казан шәһәр управасы әгълам кыйладыр, 21 февральдә шинбә көн иртә сәгать 9да “Новый клуб” залында, шәһәр Думасының 1917-1920 еллар эчендә хезмәт итәр өчен, гласныйлыкка сайлаулар булачак. Шул вакытта сайларга хаклы булган кешеләрнең кулларында сайлау хакы булганлыкны белдергән билетлары белән “Новый клуб” бинасына килүләре үтенелә. Сайлаучыларга билет 20 февральгә кадәр шәһәр управасыннан биреләчәк.

Радзянков нотыгы

Дәүләт думасы февральнең 14ендә ачылды. Шул вакыт Дума рәисе Радзянков җәнабләре түбәндәге нотыкны сөйләде: “Бүген, безнең мәҗлесләремез башланган көндә, мин сезгә иң элек үземезнең гаскәрләремез һәм баһадир флотымызны шулкадәр күп авыр айлар буенча һичбер армыйча дошман белән көрәшүләре өчен тәбрик итүне сезгә гарыз итүне үземнең бурычым дип беләм (бөтен эскәмьяләрдә дәвамлы кул чабулар). Тегендә еракта салкын окопларда ватанны саклап һәм халыкның хокукын аңа каршы булган тәҗәвезләрдән саклау дигән гали эшләр дәвам итә. […] Баһадирлык илә эшләрне дәвам итәр өчен, безнең бу кардәш һәм угылларымызга аларга күңел ныклыклары бирә торган сүзләремезне җибәрү - безнең бурычларымыздыр (афәрин дигән тавышлар һәм һәрбер урыннардан дәвамлы алкышлар). Сугыш хәзерге көндә үзенең иң читен булган авыр дәверләренә кереп бара. Бу вакытта максуд булган мәзбурияткә ирешер өчен, бөтен ирадәлә вә халыкның котлары шул җәһәткә сарыф ителергә тиештер. […]

Казан хәбәрләре

Лекция. 19 февральдә кич 7 сәгатьтә ”Новый клуб” залында университет доценты Будда җәнабләре подоходный налог хакында лекция укыячак. Лекция соңында Казанның податный инспекторларыналог хакында халыкка мәгълүматлар бирәчәкләр. Лекциягә керү һәркемгә бушка.

Яшерелгән он. Ближний Архангельский урамында Ягушин йортында 4нче часть политсиясе тентү ясап, 22 капчык беренче сорт, 29 капчык икенче сорт яшерелгән богдай оны тапты. Ягушин полициягә бу оннарны пряниклар пешерергә җыеп тотканлыгын сөйләгән. Оннар шәһәр ихтиярына алынган.

Телефонаграммага бәһа арту. Вилаять земствосының гомуми җыелышы земский телефонаграмм белән хәбәрләшү өчен әввәлдә алынган сүзенә 2 тиенне 3 тиенгә, еллык абонементны 60 сумга кадәр арттырырга карар биргән.

Яңа дамбада язгы пристань. Бухта һәм язвы ташуда пароходлар туктарлык урыннар хәзерләү эшен караучы инженер Кириллов шәһәр идарәсенә мөрәҗәгать итеп, юллар округыннан шәһәр ихтыярына Идел һәм Казан елгасының бозлардан арчылган көннән башлап, су төпләрен тирәнәйтер өчен, Идел төбе казый торган машиналарын сорарга үтенгән. Хәзерендә яңа дамба буенда 250 сажень озынлыкта бухта казылып, соңар язгы ташу вакытында үзләренең пристань һәм лапаслары белән бик иркен 10 зур пароход туктый алачаклар икән. Шул сәбәпле су тулы вакытта, бу машиналар белән су төпләрен казытып, бухтаны шактый тирәнәйтергаә һәм киңәйтергә була икән.

Игъланнар

- Сач алучы. Сәмәрканд номерына яңадан кайтып, сач ала башладым. Җөмлә танышларымның рәхим итүләрен үтенәм. Гисмәтулла Нигъмәтуллин.

- Бала бирелә. Үзем гаскәрилеккә алынуым, әнкәмнең сәламәтсезлеге сәбәпле, 8 яшьлек братымны балалакка яздырып бирергә телим. Аркылы Академический урамда Куплева йортында 11нче фатирда Хәбибҗәмал Алиевадан белешергә.

- Авылда сәгатьче. Казан өязендә Яңа Кишет волостендә Өчиле авылында сәгатьче Гыйрфан Сабитов һәртөрле)дивар, өстәл һәм куен сәгатьләре, граммофон, тегү һәм уен машиналары төзәтә. Эш хакы кыйммәт түгел.

- Атым югалды. 13 гыйнварда төнлә ишек алдыннан җирән төстә ялы, сул якта алт йолдыз галәмәтле айгыр, чак астында пәтнәләре юар, йөгәнсез атым чыгвп китеп югалды. Табып китерүчегә яки угрынын күрсәтүчегә мөкәфәт бирәм. Ягодный бистәсендә Архангельски й урамында үз йортымда Габделкаюм Миңнуллин.

XS
SM
MD
LG