Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хохорин Яңа татар бистәсе зираты эшендә сөендерерлек хәбәр булмавын әйтте


Артем Хохорин
Артем Хохорин

Яңа Татар бистәсе зиратында кылынган җинаять эше нигезендә әлегә тикшерү эше бара, әмма әле сөендерерлек нәтиҗәләр юк, ди Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохорин.

Татарстан парламенты утырышында республика эчке эшләр министры Артем Хохорин Яңа татар бистәсендә кабер ташларын җимерүчеләр табылмавын белдерде.

"Кызганыч ки, әлегә сөендерерлек хәбәрләр юк. Бу мәсьәлә контрольдә, эш алып барыла", диде ул утырышта. Яңа татар зиратында каберлекләр җимерүчеләрне табу турында депутат, ТНВ җитәкчесе Илшат Әминов сорау бирде.

Гыйнвар ахырында Татарстан эчке эшләр министрлыгының еллык коллегия утырышында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Яңа татар бистәсе зиратында кылынган җинаятьнең һаман ачылмаганлыгын искә төшерде һәм гаеплеләрне табу чарасын күрергә кушкан иде.

"Татар зиратында вандализм фактын ачыкла зарур. Мондый җинаятьләр каршылыклы чыгышларга китерергә мөмкин. Милләтара һәм конфессияара татулык – безнең зур байлыгыбыз. Без беркемгә дә вазгыятьне какшатырга ирек бирмәячәкбез", ди Миңнеханов.

Узган елның 8 сентябрендә Яңа татар бистәсе зиратында йөзләп кабер ташын җимергәннәр иде. "Мәетләрне һәм каберлекләрне мәсхәрәләү" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылды.

XS
SM
MD
LG