Accessibility links

Русия Югары мәхкәмәсе Дадинның хөкем карарын 22 февральдә яңадан караячак


Илдар Дадин
Илдар Дадин

Русия Конституция мәхкәмәсе Илдар Дадинга чыгарылган хөкем карарын яңадан карарга кушкан иде. Югары мәхкәмә утырышы 22 февральгә билгеләнгән.

Русия Югары мәхкәмәсе митинглар уздыру кагыйдәләрен бозуда гаепләнеп хөкем ителгән оппозиция активисты Илдар Дадинның хөкем карарын 22 февральдә яңадан караячак. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

10 февральдә узган утырышта Русиянең Конституция мәхкәмәсе митинг уздыру тәртибен күп тапкыр бозу өчен җинаять җаваплылыгы куллануны кануни дип таныды. Ләкин андый җинаять җаваплылыгы "ватандашның хокукларын һәм иреген яклау өчен" зарур булуына һәм хокук бозуның җәмгыятькә куркыныч тудыру дәрәҗәсенә карап кына кулланырга мөмкин диелде.

Митинглар уздыру тәртибен күп тапкыр бозу турындагы маддә 2014 елда гамәлгә кергән иде. Әлеге маддә нигезендә беренче гаепләнүче Илдар Дадин булды. Ул ике ярым елга ирегеннән мәхрүм ителде.

XS
SM
MD
LG