Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокурор Яшел Үзән районы башлыгының чегәннәр турындагы сүзләрен тикшерергә кушты


Илдус Нәфыйковматбугат очрашуында
Илдус Нәфыйковматбугат очрашуында

Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков теләсә кайсы милләт, шул исәптән чегәннәр дә, хөрмәткә лаек, милләт ягыннан кимсетүләрне туктатырга кирәк, диде.

Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгинның чегәннәрга карата әйткән сүзләрен тикшерергә һәм "исәпкә алырга" кушты. "Идел.Реали" сайты хәбәрчесе Нәфыйковка Александр Тыгинның "Акчаны үзе эшләп тапкан бер генә булса да чегәнне күрсәтегез миңа. Музейга куярбыз. Шәһәр тарихында бердәнбер булачак" дигән, 2015 елның ноябрендә әйткән сүзләрен кабатлап күрсәтте.

Нәфыйков әлеге сүзләрне беренче ишетәм, диде. "Әгәр шулай дип әйткән икән, бу ярамый, чөнки теләсә кайсы милләт, шул исәптән чегәннәр дә, хөрмәткә лаек. Мондый әйберләрне туктатырга кирәк", ди Татарстан прокуроры.

Нәфыйков хокук яклаучыларның милләт ягыннан чегәннәрне кимсету турындагы мөрәҗәгатен прокуратура "игътибар белән караячак" дип белдерде. Шул ук вакытта ул чегәннәр яшәгән Айшә һәм Түбән Вязовые авыларында йортлар төзүдә һәм электр челтәрләренә тоташуда канун бозулар барлыгын да әйтте.

"Әгәр бозулар бар икән, без җавап кайтарачакбыз. Ләкин бу берничек тә әлеге милләткә күләгә ташламаска тиеш. Әгәр алар канун боза икән, алардан сорарбыз. Милләт монда мөһим түгел", дип нәтиҗә чыгарды Илдус Нәфыйков.

XS
SM
MD
LG