Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аида Гарифуллина: "Көнбатышта "Әллүки"не энҗегә тиңләделәр"


Аида Гарифуллина Венада яңа дискын тәкъдим итү чарасында
Аида Гарифуллина Венада яңа дискын тәкъдим итү чарасында

Опера җырчысы Аида Гарифуллина киләчәктә булачак концертларында татар халкының берәр озын көен дә башкарырга җыена.

17 февраль Прагадагы концерт сарайларының берсе – Җәмәгатьчелек сарае дип аталган тарихи бинаның Бедржих Сметана исемендәге залы шыгрым тулы иде. Тамашачы Вена операсы солисты Аида Гарифуллина башкарган әсәрләрне алкышларга күмде.

Прага концертына кадәр, 3 февраль Аиданың Decca Classics тавыш яздыру ширкәте белән бергә әзерләгән дискы сатуга чыккан иде. Әлеге дискта Чайковский, Римский-Корсаков, Рахманинов әсәрләре белән бергә татар халкының "Әллүки"е дә бар. Аиданың шушы арада булачак концертлары бу дискны тәкъдим итү чарасы да булып тора дип язды мәгълүмат чаралары.

Дөрес, Аида Прагада татар җыры башкармады. Бу диск дөнья күргәч ул концертларында татарча берәр озын көй дә башкарырга кирәк дигән карарга килгән.

["Әллүки" өзеген тыңлау өчен исемлектәге Alluki сүзенә басу кирәк]

"Бу альбомда без рус музыкасын гына түгел, ә минем тамырларымны, татар кызы булуымны да күрсәтергә теләдек. Decca Classics ширкәте минем йөрәгемдә булган берәр әсәрне кертергә дигән тәкъдим ясады. Мин "Әллүки"не тәкъдим иттем. Алар җырның бер кисәген генә ишетүгә үк аңа гашыйк булдылар. Аларга җырның пентатоникасы да, моңы да, татар теленең яңгырашы да бик ошады. Алар бу бит "энҗе" дип исләре китте. "Әле моңа кадәр мондый әсәрне дөньяның ишеткәне юк иде, ә ул безнең альбомда булачак", дип белдерделәр. Чыннан да, Европа, Америка татар көйләрен ишетми диярлек. Тавыш яздыру ширкәте вәкилләре барсы да "Әллүки"не альбомга кертүне хуплады.

Без бу альбомны Австриядә яздырдык бит. "Әллүки"не яздырган чакта австрияләр яныма килеп, бу җырны сайлавыгыз шулкадәр яхшы булган, безнең моңа кадәр беркайчан да мондый көй ишеткәнебез юк, бу бит җәүһәр, бу көй белән безне таныштырганга сезгә рәхмәт, ул шулкадәр матур бит, дип белдерде", ди Гарифуллина.

please wait

No media source currently available

0:00 0:01:08 0:00
йөкләү

Аида Гарифуллинаның "Татар җырлары" альбомы тышлыгы
Аида Гарифуллинаның "Татар җырлары" альбомы тышлыгы

2013 елгы Казан Универсиадасы алдыннан Аиданың татар җырларыннан гына торган альбомы дөнья күргән иде, әмма ул сатуга чыкмады. Анда Резедә Ахиярова көе, Разил Вәлиев шигыре "Сөембикә", Сара Садыйкова көе, Гомәр Бәширов сүзләре "Җидегән чишмә", Рим Хәсәновның Наҗар Нәҗми шигыренә язган "Кышкы романс"ы һәм башка җырлар да кергән.

"Мин дөнья буйлап күп сәяхәт итәм. Мин – татар, миндә татар каны ага һәм мин халкым мәдәниятен, гореф-гадәтләрен бик кадерлим", дип язылды бу татар җырларыннан гына торган альбомга кереш сүздә.

Аиданың яңа альбомы чыгу исә Татарстан симфоник оркестры дирижеры Александр Сладковскийның чит ил тыңлаучысы күңеленә хуш килердәй татар көйләре юк дигән фикерен белдергән вакыткарак туры килде. Оркестр 4-10 февраль көннәрендә Испаниянең биш шәһәрендә концерт куеп кайтканнан соң Сладковский: "Чит илдә сатарлык татар көе юк" дип әйтте.

Гарифуллина исә дөньяга чыгарырлык татар җырлары, көйләре дә бар дигән фикердә. Нью-Йоркның Метрополитен Опера, Италиянең Ла Скала, Париждагы Гранд Опера, Берлин дәүләт операсы, Вена дәүләт операсы һәм дөньяның башка күренекле сәхнәләрендә чыгыш ясаучы Альбина Шаһиморатова да Британ патшабиткәсенең таҗ киюенә 60 ел тулу тантанасында катнашып ЕлизаветаIIнең татар җыры "Бөдрә тал"ны яратып тыңлавын сөйләгән иде.

Аида Гарифуллина Прага концертында
Аида Гарифуллина Прага концертында

Прагадагы концертында Аида рус һәм Европа композиторлары әсәрләрен башкарды. "Ни генә булмасын, миңа татарча озын көйләрне дә җырлау кирәк, ул бик шәп булачак", диде ул алдагы сәфәрләрен күз алдында тотып.

Прагадан соң Гарифуллина Мәскәүгә юл алды. 23 февраль Мәскәү консерваториясенең Зур залында аның концерты булды, ә аннан соң Әлмәтнең "Нефтьче" сараенда әлеге яңа дискын тәкъдим итүгә багышлап концертлар куячак. Азатлыкның "Ә нигә Казан түгел?" дигән соравына, ул: "Чакырган җиргә барабыз", дип кыска гына җавап бирде.

20 февраль Казанда Федор Шаляпин исемендәге XXXV Халыкара фестиваль тәмамланды. Бу чарада Аида җырламады.

"Моннан өч ел чамасы элек микән, мин әлеге фестиваль кысаларында дирижер Валерий Гергиев белән бергә чыгыш ясаган идем. Анда үземнең аерым концертым булды. Әмма Казан опера театрында куелган әсәрләргә җырларга әлегә кадәр бер тапкыр да чакырмадылар", ди Аида

Татар композиторлары арасында да Аидага саллы әсәрләр башкару тәкъдиме белән чыгучылар булган инде. Резедә Ахиярова "Сөембикә" операсын язуын, анда төп рольне син җырласаң иде дигән. "Ә кайчан халык "Сөембикә"не сезнең башкаруда ишетәчәк?", дигәч, Аида: "Бу театр җитәкчелегеннән тора, шул ук вакытта минем графигыма да туры килергә тиеш", ди.

Аиданың концертлары 2021 елга кадәр язылып куелган. Озакламый Парижда Римский-Корсаковның "Кар кызы" операсында төп рольне башкарачак ул. "Бу минем Opera Bastille операсында дебютым булачак", ди җырчы.

* * * *

1987 елда Казанда туган Аида Гарифуллина бүген Вена операсы солисты. 2015 елда ул Русиянең беренче музыка бүләгенә ия була. 2013 елда Веронада Пласидо Доминго канаты астындагы опера җырчыларының халыкара бәйгесендә (Operalia-2013) беренче бүләкне яулый.

Бүген Татарстанның атказанган артисты исемен йөрткән Аидага кечкенә вакытта әнисе Ләйлә Гарифуллина җыр сәнгатенә юл сала. Ләйлә ханым – сәнгатьтә Аиданың беренче укытучысы. Аидага 13 яшь булганда ул Татарстан симфоник оркестры белән Мәскәүнең Чайковский исемендәге концертлар залында җырлый.

2005 елда Аида Казан мэры грантына Германиянең Нюренберг югары музыка мәктәбенә укырга керә. 2007 елда Венаның музыка һәм башкару сәнгате университетында белем алуын дәвам итә.

Шарль Гуноның "Ромео һәм Джульетта" операсыннан Джульетта ариясе Аиданың визит карточкасы булып тора. Аннан да кала ул Пуччининың "Богема" әсәреннән Мюзетта, Вердиның "Риголетто" операсында Джильда, Моцартның "Серле флейта"сында Памина, "Дон Жуан"да Церлина, "Фигаро туе"нда Сюзанна, Проковьевның "Сугыш һәм солых" операсында Наташа Ростова арияләрен һәм башка әсәрләрне дә башкара.

XS
SM
MD
LG