Accessibility links

Русиянең БМОдагы даими вәкиле Виталий Чуркин вафат


Виталий Чуркин
Виталий Чуркин

Русия тышкы эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, Чуркин 65 яше тулар алдыннан дүшәмбе Нью-Йоркта вафат булган.

Дүшәмбе Нью-Йоркта Русиянең Берләшкән Милләтләр Оешмасындагы даими вәкиле Виталий Чуркин вафат булган. Бу хакта Русиянең тышкы эшләр министрлыгы хәбәр итә.

Чуркинга бер көннән 65 яшь туласы булган.

Дипломат үлеменең сәбәпләре хәбәр ителми. Тышкы эшләр министрлыгында белдерүләренчә, ул эш урынында вафат булган.

Чуркин дипломатия өлкәсендә 1974 елдан бирле эшләгән. 2006 елдан бирле БМОда Русия вәкиле вазифасын башкарган.

XS
SM
MD
LG