Accessibility links

Кайнар хәбәр

Екатеринбурда мәхкәмә мәчетне җимерүгә рөхсәт бирмәде


Вакытлы гыйбадәтханә урынына төзелергә тиешле мәчет рәсеме
Вакытлы гыйбадәтханә урынына төзелергә тиешле мәчет рәсеме

Свердлау өлкәсенең дәүләт милке белән идарә итү министрлыгының Екатеринбур шәһәрендәге кечкенә мәчет бинасын сүтү таләбе канәгатьләндерелмәде.

Свердлау өлкәсенең дәүләт милке белән идарә итү министрлыгының Екатеринбур шәһәрендәге цирк бинасы янында урнашкан кечкенә мәчет бинасын сүтү шикаяте канәгатьләндерелмәде. Өлкә арбитраж мәхкәмәсе таләпне кире какты.

Министрлык вәкилләре аңлатканча, мәчет итеп кулланылучы бу бинаны "Нур-Усман" дини оешмасы төзегән. Бина капиталь төзелеш объекты булып саналмый, ул вакытлыча гына салынган. Мөселманнар бинаны рөхсәт кәгазьләр алмый торгызган, шуңа күрә мәчет сүтелергә тиеш, дип белдерә хөкүмәт вәкилләре. Бинаның канун бозып тергезелүен прокуратура белеп алган, һәм бу турыда Свердлау өлкәсенең дәүләт милке белән идарә итү министрлыгына хәбәр иткән, дип яза Екатеринбург Онлайн газеты.

Чынлыкта, вакытлы мәчет бу урында төзеләчәк зур иман йорты урынында салынган. Екатеринбурның Декабристлар урамында бу җирдә "Өч дин мәйданы" дигән корылма торгызып кую тәкъдиме була. Әмма мөселман дин әһелләре мондый башлангычның дөреслеккә туры килмәвен әйтә. Аерым алганда, мөфти Равил Гайнетдиннең Урал төбәгендәге урынбасары Артур Мөхетдинов "Өч дин мәйданы" төзүне ялгыш фикер дип, монда барлык шартларга да туры китереп чын мөселман мәчете төзергә ниятләнгәнен белдергән иде.

Соңгы берничә елда Русиянең бик күп төбәкләрендә мәчет төзелешләре каршылыкларга очрый. Йә хакимиятләр җир бирми, биргән очракта да карарын үзгәртә, йә җирле халык соравы белән манаралар алына, азан тавышы кысыла, төзелешкә каршы измалар җыела, урам җыеннары үтә.

Екатеринбурда вакытлы гайбадәтханә урынына чын мәчет төзүне сорап Change.org сайтында петициягә имза җыю бара.

XS
SM
MD
LG