Accessibility links

сишәмбе, 28 март 2017, Казан вакыты 05:36

"Тел сафлыгын саклау өчен гыйлемне әдәпле куллану кирәк"


21 февраль – Халыкара ана теле көне уңаеннан Казанда татар теле терминологиясе мәсьәләләренә багышланган матбугат очрашуы үтте. Тел галимнәре һәм журналистлар татар терминологиясенең бүгенге проблемнары хакында фикер алышты. Азатлыкның яңа сүзләр, тел куллану тәҗрибәсе турында да сүз булды.

"Дистә еллар дәвамында, әле совет чорында да, татар теле урыслаша барган заманда аның сафлыгы сагында торган Азатлык радиосы бар. Аны кайберәүләр артык кадими дип тә күрә, әмма алар телне заманадан калышмый алып барырга тырышты, яңа сүзләр дә кулланды. Алар тәҗрибәсен ничек бәялисез? Уртак хезмәттәшлек була аламы?" дигән соравыбыз галимнәрне уйга калдырды.

Татарстан фәннәр академиясендә тел-әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге җитәкчесе, галим Айнур Тимерханов фикеренчә, альтернатив мәгълүмат алу чыганагы буларак, Азатлыкта еш кына тәнкыйди карашлар чагылыш таба. Бар булган фикерне мөмкин кадәр татарча әйтеп бирү, татарча аңлату омтылышын галим үзе дә, аның хезмәттәшләре дә хуплый икән.

Азатлыкның уңышлы дип саналырлык тәкъдимнәре дә аз түгел. Мәсәлән, шул ук интернетка бәйле рәвештә "албит" сүзе

Азатлыкның бар булган фикерне мөмкин кадәр татарча әйтеп бирү, татарча аңлату омтылышын 100 процентка, мин шәхсән үзем, минем хезмәттәшләрем дә хуплыйбыз. Ләкин Азатлыкның телендә дә теге яки бу якка тайпылышлар бар. Артык татарчалаштырырга омтылу бар, алынма сүзләрне кыскарту, үзләре аңлаганча кыскарту омтылышы бар. Ләкин уңышлы дип саналырлык тәкъдимнәре дә аз түгел. Мәсәлән, шул ук интернетка бәйле рәвештә "албит" дигән сүзләрен хәтерлим”, диде Айнур Тимерханов.

Галимнәргә без “Татар телен яхшы белү дәрәҗәсе кимегәндә, тел урыс сүзләре белән торган саен ныграк чүпләнгәндә, татар теле сафлыгын ничек саклап калырга соң? Нәрсә тәкъдим итәсез?” дигән сорау да юлладык.

Татарстан фән һәм мәгариф министрлыгының фәнни-техник документация мәсьәләсендә әйдәп баручы киңәшчесе Җәлил Мотыйгуллин сүзләренчә, татар теленең сафлыгы кеше үз гыйлемен әдәп белән кулланганда гына сакланачак. Гыйлемен гыйлем дәрәҗәсенә җиткермичә, булган белемен дә әдәпсез куллана икән, бу очракта тел генә түгел бөтен әйберне, хәтта кешелегеңне дә югалтырга мөмкин дип саный киңәшче.

“Журналист икән – журналист әдәбен сакласын, кирәкмәгән сүзләрне кулланмасын. Хәзер мәгълүмати дөньяда яшибез, нәрсәдәндер шикләнә икән, шалтыратып сорарга була. Үз боткаңда гына кайнап, сүзне теләсә ничек кулланасың икән, бу инде әдәп саклау түгел”, ди Җәлил Мотыйгуллин.

КФУның татар теле белеме кафедрасы җитәкчесе Гөлшат Галиуллина исә татар теленең сафлыгын саклау өчен мин-минлектән һәм оригинальлектән котылырга кирәк дигән фикердә.

Бүген бер газет йә журнал үз вариантын тәкдим итә, галимнәр үзенекен сөйли. Төрлелек телебезнең юкка чыгуына китерә

“Бүген бер газет йәки журнал үз вариантын тәкдим итә, галимнәр үзенекен сөйли. Төрлелек безнең телебезнең юкка чыгуына китерә”, ди ул. Гөлшат Галиуллина бу мәсьәләне бергәләп чишәргә, төрлелеккә юл куймаска чакыра.

Татарстан фәннәр академиясенең тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге җитәкчесе, галим Айнур Тимерханов телеңне, динеңне гореф-гадәтләреңне, тарихыңны белү, саклау һәм баету өчен нинди дә булса бер гамәл кылу – тел сафлыгына зур өлеш кертү дип белдерде.

Моннан биш-алты ел элек үк күтәрелгән проблем – һәвәскәр сүзлекчеләр күбәю хакында да әйтте галим. Гади кеше бу эшкә бәйле принципларны тулысынча исәпкә алмый дип саный ул. “Сүзлекләрдә булган тупас хаталар укучыны ялгыш юлдан алып кереп китә”, ди Айнур Тимерханов. Мәсәлән, 2010 елда орфография сүзлеге төзелгән булган һәм мәгариф министрлыгы аны бастырып чыгару өчен бөтен көчен куйган.

“Ул вакытта шушы орфография мәсьәләсе шулхәтле мөһим булып тоелды ки, бернинди галимнең дә фикере исәпкә алынмады. Нәтиҗәдә, дәүләтнең берничә миллион сум акчасы җилгә очырылды, ә орфография өлкәсендә ярты гына адымга да алга китеш булмады. Әгәр сүзлек дәүләт нәшриятында басылып чыга икән, бу хезмәт һичшиксез белгечләр тарафыннан эшләнергә тиеш”, диде Тимерханов.

Журналистлар берничә сүзлек йөртмәс өчен бер электрон чыганак булачакмы дип кызыксынды. Галим Айнур Тимерханов бүген заманча технологияләр кулланып телне өйрәнү мөмкинлеге һәм бу эшкә дәүләт тарафыннан финанслар бүленүе турында әйтте. КФУ галимнәре белән берлектә эш инде башланган. Финанслау дәвам ителсә, 2020 елга әлеге электрон фондта 30дан артык сүзлегебез чагылыш табачак икән.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG