Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТНВ каналы кабель челтәрләрендә 21нче "төймә"дә эшли башлаячак


Татарстанда бөтен кабель операторлар ТНВны мәҗбүри рәвештә һәм бушлай 21нче "төймә"гә куярга тиеш булачак.

Массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек хезмәтендә (Роскомнадзор) 22 февральдә Идел буе федераль бүлгесе төбәкләрендә халыкка кабель аша барып җитәчәк 21нче "төймә" өчен телеканаллар сайлау утырышы узды. Тапшыруларын 21нче каналда күрсәтү бәйгесендә Татарстаннан ТНВ каналы җиңеп чыкты, дип хәбәр итә Роскомнадзор матбугат хезмәте.

Шулай итеп, Татарстанда бөтен кабель операторлар ТНВны мәҗбүри рәвештә һәм бушлай 21нче "төймә"гә куярга тиеш булачак.

Төбәк канналлары былтыр ел ахырына кадәр бәйгедә катнашуга гариза тапшырырга тиеш иде. Федераль комиссия аларны февраль дәвамында карады. Бәйгедә катнашучыларга милли канал тапшыруларының 75 процент үзләренеке булырга һәм кабельле телевидение төбәктә яшәгән халыкның кимендә 50 процентына барып җитәргә тиеш дигән таләп куелды.

Татарстаннан, ТНВдан тыш, RNTI Mеdia Group төркеменә караган "Первый городской" каналы да 21нче "төймә"гә дәгъва кылды.

Башкортстанда 21нче каналда БСТ урнашачак. Бәйгедә катнашуга "Вся Уфа", РБК-ТВ һәм "Туган тел" канналары да гариза биргән булган.

21нче каналны милли телевидениеләргә бирү турында карар чыкканнан соң, ТНВ ширкәте җитәкчесе Илшат Әминов та, БСТ җитәкчесе Галим Якупов та әлеге адымның отышсыз булуын әйткәннәр иде. Кабель телевидениесе авылларда юк диярлек, шуңа күрә авыл халкы милли тапшырулардан бөтенләй мәхрүм калачак, дип борчылу белдергәннәр иде алар.

Бүген исә Илшат Әминов 21нче "төймә"не оту "ТНВ каналы өчен бик югары дәрәҗә һәм алга таба үсәр өчен дә этәргеч" диде.

2018 елда Русиядә телевидение тулысынча цифрлы форматка күчеп бетәчәк дип белдерелә. Халык акча түләмичә генә яхшы сыйфатта карый алачак телеканаллар исемлеге булдырылды. Бу телеканаллар бер цифрлы пакетка (мультиплекс) җыелып тапшырылачак. Беренче мультиплекска 10 федераль канал кергән.

Икенче мультиплекста шулай ук 10 канал. Алар бу исемлеккә эләгү өчен Русия элемтә министрлыгы үткәргән бәйгедә отучылар дип күрсәтелә.

Документларда беренче һәм икенче мультиплекска кергән 20 канал илдә "мәҗбүри күрсәтелергә тиеш" дип ассызыклана.

Алдан Русия җитәкчелеге беренче һәм икенчедән кала тагын өченче мультиплекс та булачак, аңа төбәкләрдәге дүрт канал һәм бер федераль канал кертеләчәк дип белдергән иде. Хәзер исә икътисади кыенлыклар туу сәбәпле бу мультиплексны булдыру эше бөтенләй тукталган. Аның урынына төбәкләрдә кабель аша мәҗбүри күрсәтелер өчен 21нче канал уйлап чыгарылды.

XS
SM
MD
LG