Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә Фәтхулла Гүлән тарафдары булуда шикләнелгән 100ләп кеше тоткарланган


Төркиядә хәрби түнтәрелеш вакытында, 15 июль, 2016
Төркиядә хәрби түнтәрелеш вакытында, 15 июль, 2016

Фәтхулла Гүлән җитәкчелек иткән FETÖ террорчылык хәрәкәте эшчәнлеген тикшерү кысаларында Төркиядә әлеге хәрәкәтнең тарафдарларын тоткарлау чарасы узды. Шулай ук, Истанбул мәхкәмәсенә террор гамәлләре кылуда шикләнелгән 24 кешегә карата гаепләү карары җибәрелүе билгеле булды.

Фәтхулла Гүлән җитәкчелек иткән FETÖ террорчылык хәрәкәте эшчәнлеген тикшерү кысаларында Төркиядә әлеге хәрәкәтнең тарафдарларын тоткарлау чарасы узды. "Анадолу" агентлыгы хәбәр итүенчә, Төркиянең 31 виаләтендә иминлек көчләре хезмәткәрләре Гүлән тарафдары дип шикләнелгән 100ләп кешене тоткарлаган. Иң күп тоткарланучылар саны Конья виаләтендә булган. Алар арасында FETÖ оешмасы җитәкчелеге дә бар дип хәбәр ителә.

22 февральдә Истанбул прокуратурасы 2016 елның 15 июлендә дәүләт түнтәрелеше омтылышы уңаеннан башкарылган тикшерүне тәмамлаган дип белдерелде.

Истанбул мәхкәмәсенә террор гамәлләре кылуда шикләнелгән 24 кешегә карата гаепләү карары җибәрелгән. Алар арасында FETÖ җитәкчесе Фәтхулла Гүлән, алты генерал, 17 офицер бар, диелә.

Прокуратура 10 гаепләнүчегә, шул исәптән дүрт генералның һәрберсенә кырыс шартлы 92 гомерлек төрмә җәзасы һәм 174 елга ирекләреннән мәхрүм итүне таләп итә.

Тагын 13 гаепләнүчегә ким дигәндә өч гомерлек төрмә җәзасы һәм 30 елга кадәр кырыс режимлы төрмәдә ирекләреннән мәхрүм итү сорала.

Төркиядә узган ел 16 июльгә каршы төндә хәрби фетнә омтылышы булды. Ул хакимият тарафыннан бастырылды. Фетнә вакытында 230дан артык кеше һәлак булды, 2 меңнән артык кеше яраланды.

Узган ел июль аенда хәрби түнтәрелеш омтылышыннан соң кертелгән гадәттән тыш хәл тәртибе Төркиядә 19 гыйнвардан тагын өч айга озайтылды.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG