Accessibility links

сишәмбе, 28 март 2017, Казан вакыты 01:32

Казан белән Мәскәү арасында төзелгән шартнамә быел җәй гамәлдән чыга. Яңа килешү турында әле сөйләүче юк. Шартнамә бик кирәк. Ләкин ул хуҗалык-икътисад өлкәсендәге вәкаләтләрне бүлешүгә генә кайтып калмаска тиеш. Яңа килешү татарны милләт буларак якласын иде.

1994 елның 15 февралендә Казан белән Мәскәү махсус килешү төзеде һәм аны Русия белән Татарстан хакимиятләре арасында вәкаләтләр бүлешү турында шартнамә дип атадылар. Бу республиканың дәүләтчелеге урнашу чоры һәм яңа Русия дәүләте төзелү вакыты да иде. Кавказда сугыш кайнады һәм бу шартнамә дәүләтнең эчке һәм милләтара проблемнарын цивилизация юлы белән чишүнең бер үрнәге булды.

Әлбәттә, шартнамә камил түгел иде. Бер яктан кайбер сораулар чиктән тыш ваклап бирелде, ә бик күп мөһим сораулар төшеп калды. Мәскәү һәм килешүне төзүдә катнашкан кайбер иптәшләр басымы аркасында күп кенә проблемнар аңлы рәвештә күрсәтелмәде. Ябык җәмгыятьтә була торган “сәхнә арты” сатулашуы барды. Нәтиҗәдә шартнамә тулы көченә эшләп китә алмады. Бу Мәскәүне дә, республика элитасын да тынычландырды. Мәскәү тынычсыз төбәкне авызлыклады, ә элита дәүләт милкен хосусыйлаштыруда, акча агымы белән манипуляцияләрдә берникадәр ирек алды. Татарстан суверенитеты дигән төшенчә сирәкләрне генә кызыксындырды, күпләрнең монда эше юк иде. Шартнамәнең һәр җөмләсе өчен Мәскәү белән дә сөзешәселәре килмәде. Үз мәнфәгатьләрең турында онытмыйча гадәти хуҗалык эшләре белән шөгыльләнү җайлырак иде.

1994 елгы шартнамәдә татарларның милләт буларак хокуклары турында бер генә сүз дә юк

Титул милләтнең милли үсеш мәсьәләләре дә әкренләп юкка чыга барды, алар "татарстанлы" дип аталган мифик халык мәнфәгатьләрен яклауга кайтып калды. Элита үзенең милләтен күрсәтмәскә тырышты, имеш, ул бер милләтнең генә түгел, бөтен Татарстан халкының мәнфәгатьләрен кайгырта. Нәтиҗәдә, татарлар үзләренең республикаларында биредә яшәүче күп милләтләрнең берсе генә булып калды. Хәтта милли югары уку йорты булдыру, әлифба сайлау кебек чиста милли мәсьәләләр дә Мәскәү кулына күчте. Моңа гаҗәпләнәсе дә юк. Шартнамәдә татарларның милләт буларак хокуклары турында бер генә сүз дә юк. Бар сораулар да тулысынча диярлек хуҗалык-икътисади эшчәнлеккә генә кайтып калды.

2007 елда имзаланган шартнамәдә элита үзен генә кайгыртты

1994 елда чиксез вакытка имзаланган шартнамәдән 2007 елга берни калмады. Владимир Путин һәм Миңтимер Шәймиев имзалаган килешүдә элита үзен генә кайгыртты. Ул күп миллиардлаган доллар торган милек белән идарә итә башлады, шуңа күрә Мәскәүгә каршы килергә омтылмады. Бу алар өчен күңелсез нәтиҗәләргә китерер иде. Шул ук вакытта элита зур рольгә дә дәгъва кыла алмады, Мәскәүдән бурычка акча сорап нефть эшкәртү заводы яки Универсиада биналары төзеде.

Яңа шартнамәдә урыс һәм татар телләре дәүләт телләре дип билгеләнде, ләкин бу Татарстан Конституциясендә дә теркәлгән иде, аны язып тормаска да була иде. Күрәсең, яңа шартнамә төзергә башка сәбәпләр булмаган, киңрәк вәкаләтләр язылган беренче килешүне алыштырыр өчен икенчесен тиз генә кабул итеп тә куйдылар.

Бүген кайбер матбугат чараларында Казан белән Мәскәү арасындагы шартнамәне озайту темасы күтәрелә. Икенче килешүнең вакыты быел 26 июньдә тәмамлана. Республика дәшми. Кайчак Жириновский ише Кремльнең берәр "сөйләүче башы" уянып, республика белән бернинди дә шартнамә кирәкми дип белдерә. Әлеге вакытта билгесезлек хөкем сөрә.

Күпләр шартнамә элита өчен генә кирәк, гади халыкка бу уеннар берни бирми дип саный

Аңлыйм, хакимият коридорларында хәлдән чыгу юлларын эзлиләр. Мәскәү хакимиятенә дә, Казанга да әлеге шартнамә кирәкми. Ул аларга берни дә бирми. Халык та аның ни өчен кирәклеген аңлап бетерми. Шартнамәнең файдасын халык юньләп күрмәде дә. Бер комментарда язган кебек, 500 ел килешүсез яшәдек бит әле, киләчәктә дә яшәрбез. Төрлечә яшәп булганлыгын аңларга вакыт инде югыйсә. Яисә ни өчен бу 500 ел эчендә татарларның 5-7 млн гына калуы, ә урысларның бөтен дөньяда 200 млн тирәсенә җитүе турында сорау биреп карарга кирәк. Әйе, күпләр, шартнамә элита өчен генә кирәк иде, ул дәүләт милкен киртәләрсез хосусыйлаштыра алды, ә гади халыкка бу уеннар берни бирми, дип саный. Мондый фикер сөреше белән шартнамәнең язмышы хәл ителгән дияргә мөмкин.

Ике шартнамә дә республика халкы тормышында әллә ни зур роль уйнамаса да, Татарстанның аерым бер төбәк икәнен аңлатып торды

Тик менә нәрсә кызык. Ике шартнамә дә республика халкы тормышында әллә ни зур роль уйнамаса да, Татарстанның аерым бер төбәк икәнен аңлатып торды. Ул зур бер ил эчендә үз мәнфәгатьләрен кайгырта алучы бер анклав булып торды. Әлеге мәнфәгатьләрне яңа шартнамәдә формалаштырасы иде. Татарларның милләт буларак мәнфәгатьләре бар, алар реаль. Аларны күрмәмешкә салышырга, битараф калырга, хәтта куркытырга да мөмкин, ләкин татар милләт буларак юкка чыкмаячак. Димәк, аны урыс милләтенең бер төре итеп ясап булмаячак. Гәрчә омтылышлар булса да.

Әлеге халәтне югалту республиканың үзенә генә түгел, бөтен Русиядә зур югалтуларга китерәчәк. Русиядә иң төп проблем – ул хакимиятнең Мәскәүдә генә туплануы, урыннарда булмавы. Төбәкләрдә бары тик Мәскәү фәрманын үтәүче һәм хуҗа күрмәгәндә үз кесәсенә берәр нәрсә салып куючы курчаклар гына утыра.

Әлбәттә, Мәскәүгә җирле хакимияткә зарланып, алар өстеннән тагын да ныграк күзләү астына алуны сорап хатлар язарга мөмкин. Ләкин мондый хакимият системында дәүләт үсеш алмаячак. Без моны Русиянең күп өлешендә күрәбез дә. Ә бераз булса да үзаллылык булган җирдә ниндидер үсеш бар.

Шундый идарә системы хөкем сөргән Совет Берлеге юкка гына таркалдымыни? Өстәмә кадак чыгаруны сорап та Мәскәүгә барып, министрлыкларда чиратларда торырга туры килә иде. Ил төбәкләрдән үзаллылыкның калдыкларын да тартып алып, тагын шул ук хатаны кабатларга җыена.

Без тагын дошманнар камалышында, тагын ярым хәрби хәл кертү кирәк, ничек идарә итәселәре килсә, шулай итсеннәр, сугышлар гына булмасын дип уйлыйбыз. Халык тагын, Мәскәү ни эшлисен яхшырак белә, алар барысы өчен дә хәл итәр, дип уйлый.

Татарның милләт буларак мәнфәгатьләре якланган яңа шартнамә кирәк

Дөрес, 2007 елда имзаланган бу шартнамә актуаль түгел, ул безнең тормышта бернинди дә роль уйнамый. Татарның милләт буларак мәнфәгатьләре якланган яңа шартнамә кирәк. Ул Татарстан Конституциясенә бер өстәмә булып барсын. Анда Татарстан Русиянең бер өлкәсе генә түгел, ә милли республика диелгән өлеше булырга тиеш.

Республика – ул бары тик федерация субъекты, дәүләт эчендә кечкенә дәүләт дип уйлаудан туктарга вакыт. Русия эчендәге республикалар – ул бөтен милли үзенчәлекләре булган милли республикалар. Һәм бу шартнамә, беренчедән, әлеге фактны тану булып торырга, икенчедән, татарның милли үсеше нигезе булырга тиеш. Һәм мондый шартнамә белән Мәскәүләр дә килешсен иде. Русия Думасы тарафыннан кабул ителүче күп кануннар урыс милләте үсешенә юнәлтелгән һәм еш кына әлеге кануннар башка халыклар яки милләтләр мәнфәгатьләренә каршы килүен яхшы беләбез.

Президент атамасы мәсьәләсенә дә яңа шартнамәдә нокта куярга кирәк

Телләр мәсьәләсенә дә зуррак игътибар бирергә кирәк. 2007 елгы шартнамәдәге кебек ике тел дәүләт теле булып санала дип кенә түгел, ә бу ике тел ничек итеп Татрастан җирлегендә бергә яшәве турында, кулланылу шартларының бар нечкәлекләре язылырга тиеш. Һәм күп башка сораулар да шулай ачылсын иде. Бу мәгариф һәм фән, салым һәм бюджетара мөнәсәбәтләр, милек, миграция сәясәте, Русия һәм чит илләрдә татар диаспорасына ярдәм итү мәсьәләләре дә. Республика җитәкчесенең ничек аталуы да. Бу мәсьәләгә дә яңа шартнамәдә нокта куярга кирәк.

Иң мөһиме, һәр шундый шартнамә башта әзерләү этабын, аннары халык белән фикер алышу этабын узарга тиеш. Әйе, күп тавыш кубачак, бәхәсләр булачак. Ләкин бу сәхнә арты интригаларына караганда, яхшырак. Моны бүгеннән башларга кирәк. Инициатива Татарстан хакимиятеннән чыгарга тиеш.

Алар инде шартнамәне әзерләү стадиясен узып, якын көннәрдә безгә күрсәтергә тиеш. Республиканың суверенитетына, татар милләтенә каршылар булган кебек, шартнамәгә дә каршы торучылар булыр. Без авыр чорда яшибез. Ләкин үз мәнфәгатьләребезне үзебезгә якларга кирәк. Үз үсешебезне үз кулыбызга алмасак, чит кеше безгә бернинди мөмкинлекләр дә бирмәячәк.

Ильяс Илалетдинов
галим, Казан

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG