Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дональд Трамп АКШның атом куәтен арттырырга тели


Дональд Трамп
Дональд Трамп

Американ президенты Дональд Трамп илнең атом куәтен арттырырга тели, аның фикеренчә, АКШ "бу өлкәдә башкалардан артта кала".

АКШ президенты Дональд Трамп "Мин бер генә илдә дә атом коралы булмасын дип хыялланам. Ләкин башка илләр атом коралы булдырырга җыена икән, без алар арасында лидер булырга тиеш. Без атом энергетикасында артта калырга тиеш түгел", дип белдергән Reuters агентлыгына.

АКШ президенты Русиянең стратегик һөҗүм коралларын кыскарту турындагы килешүне үтәмичә, канатлы ракеталар төзүне җәелдерүенә борчу белдергән. Әлеге сорауны ул Русия президенты Владимир Путин белән очрашу барышында күтәрергә җыена.

Трамп шулай ук Төньяк Кореяның баллистик ракеталар сынавына карата ачуын белдерә һәм җавап чарасы итеп АКШ беректәшләре Япония белән Көньяк Кореяны яклау өчен ракеталарга каршы тору системын төзүне тизәйтү мөмкинлеге турында әйткән.

Трампның әлеге белдерүен Федерация шурасының халыкара комитеты башлыгы Константин Косачев Русия белән АКШ темасына моңа кадәр яңгыраган фикерләрнең "иң шомлысы" дип атады. Бу фикере белән ул Faceebok сәхифәсендә бүлешә. Стратегик һөҗүм коралларын киметү килешүе "бер ил икенче илдән атом коралы өлкәсендә алдарак булуга юл куймас өчен төзелгән", ди Косачев һәм аның 2021 еда вакыты чыгуын искә ала. Ул килешүне озайту турында бүгеннән сөйләшүләр башларга чакыра.

АКШ һәм Русия президентлары кабул иткән килешү 2011 елда гамәлгә керде. Атом коралын кыскарту өлкәсендә бу өченче килешү. Әлеге документ ике илнең дә стратегик һөҗүм коралларын 30%ка киметүне күздә тота.

XS
SM
MD
LG