Accessibility links

сишәмбе, 28 март 2017, Казан вакыты 01:33

Илдар Дадинны 28 февральдән дә иртәрәк иреккә чыгармаячаклар


Илдар Дадин 2014 елның 6 апрелендә

Илдар Дадин 2014 елның 6 апрелендә

Төрмә җитәкчелеге активист Илдар Дадинны азат итүне раслаган рәсми кәгазь көтә.

Алтай краеның Рубцовски шәһәре төрмәсендә утыручы активист Илдар Дадин киләсе атнаның сишәмбесеннән дә иртәрәк иреккә чыкмаячак. Бу хакта Алтай төбәгендә җәмәгатьчелек күзәтүе комиссиясе рәисе Алексей Белоус "Интерфакс-Сибирь"гә белдерә. Русия Югары мәхкәмәсе 22 февраль Дадинны аклау карары кабул итте.

Белоус сүзләренчә, 25 февраль җәмәгатьчелек күзәтүе комиссиясе әгъзалары төрмәдә утыручылар һәм Дадин белән дә очрашкан. "Узган чәршәмбе Русия Югары мәхкәмәсе трансляцияләнгән бүлмәдә Дадин үзе генә булган һәм шул сәбәпле төрмә җитәкчелеге мәхкәмә карарын белмәгән", ди Белоус. Хәзер төрмә җитәкчелеге активист азат итүне раслаган рәсми кәгазь көтә. "Ул сишәмбедән дә иртәрәк килмәячәк", ди Белоус.

24 февраль Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Русия хакимиятләреннән ни өчен Дадинны иреккә чыгармауны аңлатуны таләп иткән иде.

Дадин - урам җыеннары турында канунны бозуда гаепләнеп төрмәгә хөкем ителгән беренче кеше булды. Ул ике ел ярымга колониягә хөкем ителгән иде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG