Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада кредит алып алданганнар ачлык игълан итте


Ачлык игълан итүчеләр “Уфимские деньги” оешмасын һәм аның җитәкчесе Андрей Куликовны алдашуда, милекне урлауда гаепли.

Уфада "Уфимские деньги" микрофинанс оешмасыннан милекләрен кертеп торып кредит алып алданганнар (заемщик) ачлык игълан итте. Протест белдерүчеләр хокук саклау оешмаларыннан җинаять эше кузгату өчен әлеге хәлне "гадел һәм бөтен яклап тикшерүне" таләп итә.

Ачлык игълан итүчеләр “Уфимские деньги” оешмасын һәм аның җитәкчесе Андрей Куликовны алдашуда, милекне урлауда һәм канун бозып эшмәкәрлек белән шөгыльләнүдә гаепли. Әнә шул сәбәпле алар арасында машинасыз, фатирсыз һәм тормыш итәргә бернәрсәсез дә калучылар бар дип белдерелә.

Протест чарасында биш кеше катнаша. Алар су эчеп тора, әмма ашамый. Протест YouTube-да туры трансляциядә күрсәтелә.

ВКонтактеда урнаштырылган пресс-релизда Куликовның зыян күрүчеләргә басым ясавы, куркытуы һәм тикшерүгә йогынты ясардай түрәләр белән уртак тел табарга тырышуы турында да әйтелгән. Протест белдерүчеләр Мәскәүдән комиссия килүен дә таләп итә.

XS
SM
MD
LG