Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым аннексиясенә өч ел тулу уңаеннан протест чаралары узды


Украина башкаласы Киевта "Кырым аннексиясенә каршы" йөрештә катнашучылар
Украина башкаласы Киевта "Кырым аннексиясенә каршы" йөрештә катнашучылар

Украина тышкы эшләр министрлыгы сүзчесе Марьяна Беца: "Русия бөтен кылган гамәлләре өчен Украинага түләргә тиеш булачак", дип белдерде.

Киев

Украина башкаласында "Кырым аннексиясенә каршы" дип аталган чарага берничә мең кеше чыкты. Украина, кырымтатар байраклары, Кырымны аннексиядән азат итү шигарләре белән урам йөреше булды.

"Без Кырымны аннексиядән азат итү өчен йөрештә катнашабыз. Кырымда безнең балаларыбыз, туганнарыбыз яши, аларга каршы пропаганда, төрле чаралар алып барыла. Без аларны коткарырга тиешбез. Шуның өчен без монда йөреш, митинг үткәрәбез", диде Кырымтатар мәҗлесе әгъзасы Риза Шевкиев.

Бәйсезлек майданында башланган митингта Украина мөселманнарының "Умма" диния идарәсе мөфтие Саид Исмагилов чыгыш ясады. Ул: "Сугыш һәм оккупация дәвам итә. Бу сугышта ватанны, гәиләләрне, балаларны яклап һәләк булдылар", дип минутлык тынлык игълан итте, дога укыды.

Кырымтатар мәҗлесе рәисе, Югары Рада депутаты Рефат Чубаров митингта чыгыш ясаган вакытта Кырымны якламыйбыз икән, украиннарның да киләчәге шик астында тора дип белдерде.

"2014 елда 26 февральдә Кырым Югары Радасы алдында без Кырымны яклап калдык, ләкин империячел Русия агрессиясе каршында без яулаган җиңүне ныгыта алмадык. Бүген Кырымны якламыйбыз икән украиннарның да киләчәге шик астында тора. Без Кырымга кайтачакбыз һәм без кырымтатар автономиясен торгызачакбыз. 23 ел без барсын да тыңладык, барсының да мәнфәгатьләрен исәпкә алып тордык, ләкин инде болай булмаячак. Без Украина президентыннан Кырымда кырымтатар автономиясенең барлыкка китерүне тизләтүне көтәбез диде", Рефат Чубаров митингта чыгыш ясаган вакытта.

Рефат Чубаров Киевтагы "Кырым аннексиясенә каршы" йөрештә
Рефат Чубаров Киевтагы "Кырым аннексиясенә каршы" йөрештә

Херсон

Кырымнан 250 чакрым булган Херсонда кырымтатарларны яклап 500ләп кеше Кырым аннексиясенә каршы Азатлык майданында кырымтатар, Украина байраклары белән митинг үткәрде. Митингта катнашучылар Кырымда тоткарланганнарны азат итү таләбе белән "Кырым – бу Украина" дигән шигарләр тотып тордылар. Чараны Русиядә тыелган мәҗлеснең Херсондагы вәкиле Абмеджит Сулейманов алып барды. Мондый чаралар Украинаның башка урыннарында да үтте.

Чонгар

Украина ягыннан йөзләрчә кырымтатар, "Номан Челеби-Джихан" исемендәге кырымтатар активистлары төркеме, башка милләт вәкилләре байраклар белән Кырым һәм Херсон өлкәсе арасындагы чиктә урнашкан Чонгар чик буе капкасына таба якынлашып "Кырым – бу Украина" дигән митинг үткәрде.

Йөрештә Дөнья кырымтатар конгрессы рәисе урынбасары Ленур Ислямов, мәҗлеснең Херсон өлкәсендәге вәкилләре, Новоалексеевкида яшәгән кырымтатарлар катнашты.

Әнкара

25 февраль Төркиядәге кырымтатар диаспорасы Русия илчелеге каршында Кырымны аннексияләүгә каршы чара үткәрде.

Истанбул

26 февральдә Русия баш консуллыгы каршында митинг узды.

Мәскәү

26 февраль Борис Немцовны искә алу йөрешендә кырымтатарлар аерым төркем булып катнаштылар.

Варшау

Кырым аннексиясенә каршы чаралар 28 февраль Польша башкаласы Варшауда да көтелә.

Марьяна Беца: Максатыбыз Кырымны азат итү

Кырым аннексиясенә каршы чаралар барышында Украина тышкы эшләр министрлыгы сүзчесе Марьяна Беца безнең төп максатыбыз – Кырымны азат итү һәм без берничә юл белән барабыз дип белдерде.

Марьяна Беца
Марьяна Беца

Сәяси юнәлеш

Бу юнәлештә дипломатик басым ясау өчен халыкара оешмалар – БМО, Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы белән эшләү. БМОда 2014 елның 27 мартында кабул ителгән Украинаның бөтенлеген раслаган резолюция – беренче мөһим документ.

2016 елның декабрь аенда кабул ителгән Кырымда кеше хокуклары бозылуга багышланган резолюция ул Русия агрессиясе һәм Кырымда кеше хокукларын бозганы өчен, Кырымга мониторинг миссияләрен кертү таләбе булды. Кырымга килеп вазгыятьне үз күзең белән күрү бик мөһим. Бу – Русиягә басым ясау өчен сәяси нигез булып тора.

Хокук механизмы

2017 елның 16 гыйнварында Украина БМОның халыкара мәхкәмәсенә ике гариза юллады. Без өч елда кырымтатарларны, украиннарны Кырымда дискриминацияләү фактларын раслауны булдырдык. Ләкин проблема шунда – Русия бу мәхкәмәләрнең карарларны танырга тәләми.

Һаага мәхкәмәсенә расачыл нигездә канун бозуларны тыю гаризасын юлладык. Без Русиянең халыкара кагыйдәләрне бозганын күрсәтәбез. Русия бөтен кылган гамәлләре өчен Украинага түләргә тиеш булачак.

Мәгълүмати юнәлеш

Кырымда булган барлык канун бозулар һәм ярымутраудагы вазгыять хакында хәбәр итәргә тырышабыз. Кургәзмәләр оештырыла, документаль фильмнар, дискриминацияләрне, шаһитлар сөйләгәннәрне күрсәтәп торабыз. Болар барсы да Русиянең позицияләрен какшатачак, ул моны белеп тора.

XS
SM
MD
LG