Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Немцов мемориалы янында алты кеше тоткарланган


Мәскәүдә Борис Немцов маршы
Мәскәүдә Борис Немцов маршы

Полиция белән бергә Немцов мемориалы янына "Гормост" ширкәтенең җиде машинасы килеп туктаган һәм бөтен чәчәкләрне, Немцовның портретларын җыеп алып киткән.

Мәскәү үзәгендә Борис Немцов мемориалы янында алты кеше тоткарланган. "ОВД-Инфо" порталы мәгълүматына караганда, 27 февральгә каршы төндә Зур Москворецкий күперенә дүрт полиция машинасы килеп туктаган. Кизү торучылар - Тимофей Никонов, Любовь Сергеева, Валерий Кузьменко, Вячеслав Захаров һәм Денис Юдинны полиция бүлегенә алып китәләр. Бер сәгатьтән тагын бер кеше - Федор Ходьков тоткарланган.

Полиция белән бергә күпергә "Гормост" ширкәтенең җиде машинасы килеп туктаган һәм бөтен чәчәкләрне, Немцовның портретларын җыеп алып киткән.

Моңа кадәр мемориал янына чәчәк куярга килгән бер хатын-кызның тоткарланганы билгеле булган иде.

Бераздан Facebook битендә Надежда Митюшкина хәбәр итүенчә, алты тоткарланучыны иреккә чыгарганнар.

Якшәмбе Русия шәһәрләрендә оппозициядәге сәясәтче Борис Немцов истәлегенә урам чаралары узды. Казанның Авиатөзелеш районындагы "Крылья Советов" паркында Борис Немцовны искә алу митингы үтте. Чарада барлыгы 100дән артык кеше булды.

Немцов 2015 елның 27 февралендә Мәскәү үзәгендәге күпердә атып үтерелде.Тикшерү фаразына күрә, оппозициядәге сәясәтчене кушып үтерткәннәр. Мәхкәмә эше дәвам итә.

XS
SM
MD
LG