Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлеге белән Грузия арасында визасыз режим март ахырыннан кертелә


Георгий Квирикашвили һәм Димитрис Аврамопулос
Георгий Квирикашвили һәм Димитрис Аврамопулос

Март ахырыннан Грузия ватандашлары Шенген зонасына кергән илләргә кыска вакытка визасыз керә алачак. Бу хакта Европа берлегенең миграция, эчке эшләр һәм ватандашлык мәсьәләре вәкиле Димитрис Аврамопулос белдерә.

Грузия премьер-министры Георгий Квирикашвили белән очрашу вакытында Аврамополус әйтүенчә, Грузия реформаларны гамәлгә ашыруда зур алгарышка ирешкән, Европа берлеге "әлеге алгарышны югары бәяли". Очрашу барышында Грузия белән Европа берлеге арасындагы хезмәттәшлекне арттыру һәм Грузиягә ярдәм күрсәтүне дәвам итү турында фикер алышу булган.

2016 елның декабрендә Европа парламенты күпчелек тавыш белән Украина һәм Грузия ватандашларын Шенген зонасы илләренә визасыз кертүне рөхсәт итүне хуплаган иде.

Гыйнвар башында Беларусның 80 дәүләт, шул исәптән Европа берлегенә кергән барлык илләр, АКШ, Япония һәм Бразилия ватандашларына илгә биш көнгә визасыз килү мөмкинлеге булдыруы билгеле булды.

XS
SM
MD
LG