Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ильми Умеровны янә сорау алуга чакырганнар


Ильми Умеров
Ильми Умеров

​Кырымда Мәскәү куйган хакимият тарафыннан Русиянең бөтенлегенә каршы чыгуда гаепләнгән Ильми Умеровны чираттагы тапкыр ФСБга чакыралар.

Аннексияләнгән Кырымда Федераль иминлек хезмәте вәкилләре кырымтатар халкы Мәҗлесе рәисе урынбасары Ильми Умеровны сорау алуга чакырган. Бу хакта ул үзенең Facebook сәхифәсендә белдерә. Сорау алу 28 февральгә билгеләнгән.

​Кырымның Мәскәү куйган хакимияте 59 яшьлек Умеровны Русиянең бөтенлегенә каршы чыга дип гаепли. Аны телеэфирда "Русияне Кырымнан һәм Донбасстан чыгып китәргә мәҗбүр итәргә кирәк" дигән сүзләреннән соң эзәрлекли башлыйлар. Сәламәтлеге начараюга карамастан, 11 августта Умеровны психиатрик хастаханәгә мәҗбүри тикшерү узарга яптылар. Умеров "психиатрик экспертиза – миңа тәэсир итү ысулы", дип белдерде.

Күптән түгел Русиянең финанс мониторинг федераль хезмәтенең рәсми сайтында Илми Умеровның террорчылар һәм экстремистлар эшчәнлегенә кагылышы булганнар исемлегенә кертелүе билгеле булды.

25 гыйнвар Акмәчеттә Умеровны яклаучы адвокат Николай Полозовны тоткарладылар һәм сорау алгач иреккә чыгардылар. Адвокат моны аңа басым ясау нияте дип атады. Хәзер ул яклаучы статусыннан шаһит статусына күчерелде һәм Мәҗлес рәисе урынбасарын яклый алмаячак.

XS
SM
MD
LG